Аграр сәнәгать комплексындагы уңышлары өчен Балтач районы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Мактау грамотасы белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.
Табигать-ана ничек кенә сынаса да, 2017 ел Балтач районы тарихы муллык елы буларак хәтердә калачак. Игенчелек, терлекчелек фронтында аеруча тырышлак салып яуланган уңышларыбыз белән данлы горурлана алабыз. Һава шартлары ягыннан бик уңайсыз килгән елда да үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтәп чыккан аграрийны барча халык хөрмәтли.
– Авыл хуҗалыгында хезмәт ел әйләнәсенә бара. Бердәмлек һәм уртак тырышлык таләп иткән хезмәтегез авыр да, мактаулы да. Балтач районы республика күләмендә уңай яктан телгә алынуында сезнең өлеш зурдан. Авыл эшчәннәре көне республика кәүләмендә билгеләнгәндә Балтач районы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Мактау грамотасы белән бүләкләүгә тәкъдим ителде.—диде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Җиһаншин.
Район хуҗалыклары арасында җәелдерелгән хезмәт ярышында үсемлекчелек тармагындагы югары күрсәткечләре өчен “Правда” җәмгыяте, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе”, “Мотор” җәмгыяте” җиңүчеләр буларак танылды. Ә терлекчелектә “Луч”, “Россия”, “Рассвет” җәмгыятьләре алга чыкты.
Алдынгыларга Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы минитрлыгы, Башкортстан Республикасы Дәләт җыелышы—Корылтай, төрле фодомстволар, район Хакимияте Мактау грамоталары тапшырылды. Быел бүләклнүчеләр шулкадәр күп. Бүләкләү тантанасы гына да сәгатькә якын дәвам итте. Соңгылардан булып авыл хуҗалыгында сезонлы эшләр чорында практик чыныгулар алган Башкорт төньяк-көнбатыш колледжы студентларын тәбрикләделәр.
—Остазлар һәм аларга алмаш булганда районыбызның аграр сәнәгать комплексы арытабан да үсеш юлында булыр,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Соңгы елларда мондый тантаналарда гаилә кыйммәтләрен пропагандалау да практикалана. Авыл җирендә гомер иткән үрнәкле гаиләләр хөрмәтләнә. Илле ел дәвамында парлы гомер кичергән: Ташлы Елга авылыннан Әлимә һәм Альферт Нуховлар, Тутагачтан Флүдә һәм Җәмил Рамазановлар, Иске Яхшыйдан Рәзифә Газизова һәм Альберт Хәлиловлар әлеге тантанада Балтач районының үрнәкле гаиләләре исемлеген тулыландырды. Аларга район Хакимиятенең ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов теләкләре юлланган Хатны тапшырды.
Бәйрәм кунакларына район мәдәният сарае, үрнәкле коллективлар, авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләре бай эчтәлектәге концерт программасы тәкъдим иттеләр.