Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2017, 11:31

Авыл эшчәннәре арытыбын да районыбыз куәтен күтәрер

Районыбыз аграрийлары быел 67,6 мең тонна ашлык җитештерде, сөт сату күләмен былтыргыдан 4 процентка арттырды. Иртәгә районда авыл эшчәннәрен хөрмәтләү тантанасы үтә

Районда урып-җыю эшләре тәмам. Бүген район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы нигезен ныгыту эшләре дәвам итә. Терлекчеләр кышкы шартларда продукция җитештерүгә күчте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре урак кампаниясен ничек үткәрде, нәтиҗәләр нинди? Терлекчеләр кышкы шартларда продукция җитештерү чорын ничек башлап җибәрде? Болар турында кызыксынып, районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы алдыннан, редакция хезмәткәре район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Әсхәт улы Хәбиповка берничә белән мөрәҗәгать итте.
* * *
– Фларит Әсхәтович! Районның үсемлекчелек тармагында быел сөенерлек уңышларга ирешелде. Уңышлар, әлбәттә, җиңел генә килмәгәндер…
–Әйе, быел игенчеләребез районы басуларыннан 67,6 мең тонна ашлык җыеп алды. Соңгы егерме елда бу кадәр күләмдә тулай җыемга ирешелгәне юк иде. Гектар исәбенә 19,3 центнер уңыш алдык. Күп хуҗалыкларда тулай җыем күләме былтыргыдан ике тапкыр артык. Моны ашлык суктыруда эшләгән комбанчыларның күрсәткечләре белән дә дәлилләргә мөмкин. Алдынгы комбайнчы Роберт Шәрипов, Рәвиз Шакиров, Рәфкат Низаметдинов, Роберт Алекса 16390-10287 центнер ашлык җыеп алдылар.
Югары уңыш алу берничә факторга бәйле. Ул да булса, югары репродукцияле чәчүлек материал, чәчү эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкару. Без боларның барысын да тәэмин иттек. Яз көннәрендә берничә хуҗалыкта Уфа шәһәрендәге махсус бер оешмадан хезмәткәрләр килеп орлыкларны агулау белән шөгыльләнделәр. Чәчү барышында куллану, шулай ук уҗым культуралары чәчүлекләрен иртә язда тукландыру максатлары өчен 1200 тонна минераль ашламалар сатып алган идек. Кыскасы, игенчеләребезнең яз-җәй айларындагы тырышлыгы ашлык саклагычларда ачык күренә. Шулай ук дәүләт ярдәмен дә исәпкә алмый мөмкин түгел. Агымдагы чорда авыл хуҗалыгы тармакларында эшләрне тэәмин итүгә ярдәм максатларында республика һәм федераль бюджетлардан 25360 мең сум күләмендә субсидия алдык.
Гомумән, игенчеләребез үз бурычларын үтәде. Алдагы ел уңышына нигез салдылар, терлекчелек тармагының кышкы чорда эшчәнлеген тәэмин итү өчен азыкның ныклы базасын булдырдылар. Шартлы бер баш мал исәбенә 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләүгә ирештек. “Дильмиев индивидуаль предприятиесе”ндә, “Луч”, “Россия”, “Богдан” җәмгыятьләрендә, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә басуларга органик ашламалар кертү мөмкинлеге дә таптылар.
—Ирешелгәннәр чик түгел. Алдагы елларда үсемлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү юнәлешендә район буенча нинди чаралар күрү планлаштырыла?
—Инвесторларны күбрәк җәлеп итеп, алдагы елларда чәчү мәйданнарын киңәйтүне планлаштырабыз. Быел гына районыбызга ике инвестор килде. Эшкаур Алексей Комаровских җитәкләгән “А7 “Агро” җәмгыяте безнең район җирлегендә дә үзенең эшен җәелдерде. Инде уңай нәтиҗәләр дә бар. Район үзәгендә алты ел дәвамында тик утырган ашлык кабул итү предприятиесе эшли башлады. Бүген биредә 2 мең тоннадан артык ашлык саклауга кабул иттеләр. Шулай ук ашлык кабул итү предприятиесе базасындагы тегермән дә эшкә кушылачак. Әле тегермәнне үзгәртеп кору эшләре бара. Анда арыш оны җитештерү планлаштырыла. Эшкуар әлегә район район җирлегендә 5 мең гектар мәйданда басуларны арендага алды. Бүген ул басуларда туңга сөрү эшләре бара.
Шулай ук Мәскәү тарафларыннан килгән бер инвестор Нөркә, Имән авыллары тирәсендәге буш яткан авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне әйләнешкә кертәчәк. Эшкуар 4 мең гектарда җирләрне арендага алды. Җәй айларында эшкуар кура баскан җирләрне, “Туман-2” агрегаты ярдәмендә, глифосат нигезендәге препаратлар белән эшкәртте. Бу төбәктәге басуларда рапс культурасы үстереләчәк. Инвестор Нөркә авылында рапс мае сыгуга махсуслашкан минизавод булдырырга да планлаштыра. Район Хакимияте һәм аның авыл хуҗалыгы бүлеге районның аграр сәнәгать комплексына инвесторлар җәлеп итү юнәлешендә эшен дәвам итәчәк.
—Бәйрәм уңаеннан терлекчеләрнең 9 айлык эшчәнлегенә дә йомгак ясала. Бу тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?
—Агымдагы елның тугыз аенда, үткән елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда, район буенча сөт сату күләмен 4 процентка арттырдык. Сөтчелек тармагында район буенча ирешелгән уңышларның күбрәге „Россия” җәмгыяте, Куйбышев исемендәге кооператив, „Луч” җәмгыяте, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе”, “Правда”, “Восток” җәмгыятьләре өлешенә туры килә. Хезмәт алдынгылары да шул хуҗалыклардан. Савучы Гөлия Вәсимова, Фәүрия Солтаншина, Гөлфая Хасбиева, Елена Капуста, Ирина Захаровалар ел башыннан һәр сыердан 5137-3780 килограмм сөт алдылар.
Терлекчелектә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Хуҗалыкларда ана терлекләрне ясалма орлыкландыру эшен җайга саласыбыз бар. Әлегә бу эш белән дүрт хуҗалыкта гына ныклап шөгыльләнәләр.
—Проблемалар дигәннән, бүген авыл эшчәнен барыннан да ныграк нәрсә борчый?
—Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре түбән булуы кәефне төшерә. Бүген эшкәртү предприятиеләре беренче класслы фодайның тоннасы өчен нибары 5 мең сум тәкъдим итәләр. Ә бит бер тонна ашлык җитештерү уртача 7 мең сумга төшә. Әлбәттә, беркемнең дә продукциясен үзкәйммәтеннән түбән бәягә сатасы килми. Авыл эшчәненең кредитларын түлисе бар. Көндәлек эшчәнлеген дә тәэмин итәргә кирәк. Киңәю, яңаруга йөз тотыйм дисәң дә акча кирәк. Шулай ук республиканың көнбатыш төбәкләрендә тилчә(ящур) авыруы теркәлүе дә безнең районның аграр сәнәгать комплексы икътисадында кире яктан чагылыш тапты. Карантин игълан ителгән районнардан шактый ерак яшәсәк тә, бүген Балтач районы хуҗалыклары җитештергән сөтне беркайда да кабул итмиләр. Чөнки “Меркурий” автоматлаштырылган сертификатлаштыру системасы, Башкортстанны тилчә авруы буенча хәвефле төбәк дип танып, терлекчелек тармагы җитештергән продукцияне куллануга вакытлыча чикләү куйган. Әлеге вакытта район буенча район буенча 16 тоннадан артык сөт сату мөмкинлеге бар. Продукцияне сатып алмыйлар. Ә бүген безнең хуҗалыкларга акча сөт сатудан гына керә бит!
—Шулай да әңгәмәне оптимистик нотада тәмамлыйк! Бәйрәм уңаеннан районның аграр сәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә нинди теләкләр җиткерер идегез!
— Беренче чиратта районыбызның авыл хуҗалыгы тармакларында бүгенге уңышларны тәэмин итүгә тырышлык салган барлык игенчеләргә, терлекчеләргә, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Игенче, терлекчегә киләчәктә дә хөрмәт зур булыр. Алда торган бурычларны хәл итеп, тагын да уңышларга ирешербез дип ышанам. Ныклы сәлмәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәтегездә тагын да югары кәрсәткечләргә ирешүегезне телим.

Әңгәмәдәш: Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

.
Читайте нас: