Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 октябрь 2017, 11:55

Алтын куллар салган тырышлыклар

Марат Габидуллин җитәкчелегендә эшләгән "Луч" җәмгыяте оештыру-хокукый формасы үзгәртелсә дә, элек ничек күмәк хуҗалык булып эшләгән, хәзер дә шулай дәвам итә. Иген игеп, терлекчелек тармагында җитештергән продукцияне сатып көн күрәләр.

Марат Габидуллин җитәкчелегендә эшләгән "Луч" җәмгыяте оештыру-хокукый формасы үзгәртелсә дә, элек ничек күмәк хуҗалык булып эшләгән, хәзер дә шулай дәвам итә. Иген игеп, терлекчелек тармагында җитештергән продукцияне сатып көн күрәләр.
Җәмгыятьтә төп керем чыганагы – терлекчелек. Бүген хуҗалыкта 315 баш савым сыеры асрала. Районның сөтчелек фермалары арасында „Луч” җәмгыяте лидерлыкны тоткан җәмгыятьләрнең берсе. Түбән Сикияз һәм Тутагач авылларында урнашкан терлекчелек фермалары уңганнары агымдагы елның тугыз аенда 13 142 центнер тулаем савым тәэмин иткәннәр. Узган чорда һәр сыердан уртача 4172 килограмм сөт савып алган лучлылар.
– Иң зур байлыгыбыз – уңган, тырыш кешеләребез,– ди Марат Габделмалик улы. – Гөлфая Хәсбиева, Клара Гайнетдинова, Миләүшә Ташбулатова, Люция Аллаярова кебек савучыларыбыз ел әйләнәсенә тотрыклы һәм нәтиҗәле эш тәэмин итәләр.
Җәмгыять директоры билгеләгән Гөлфая Хәсбиева районның иң яхшы машина белән саву операторларының берсе. Үзенә беркетелгән 43 баш савым сыерын вакытында сава, тулы рационда тукландыруны тәэмин итә. Елның узган чорында 184,7 тонна тулай савым тәэмин иткән, һәр сыердан уртача 4297 килограмм сөт савып алган алтын куллы савучы.
Ферма бинасына заманча техника һәм технологияләр кертелгән. Яңа савылган сөт торбалар буенча турыдан-туры суыткычларга җыела. Вакытында суытылган сөтнең сыйфаты да югалмый, димәк, бәясе дә югарырак. Сөтне җәмгыять уңганнары сөт эшкәртү заводларына озата.
Читайте нас: