Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 октябрь 2017, 13:53

“Вим-Билль-Данн” продукциясен кире җыеп алмый

Республикада, тилчә авыруы белән бәйле, социаль челтәрләр аша ялган хәбәрләр таратып коткы салу очраклары күзәтелә.

Республикада тилчә авыруы теркәлгәннән соң гайбәтләр дә куера башлады. Социаль челтәрләр аша халыкка дезинформация тарату дәвам итә. Берәүләр моны чит ил инветсорларын төбәккә кертмәү максатында атап эшләнгән, дип юк-бар сүз сөйли. Имеш Бүздәк районында Вьетнам инвесторлары терлекчелек комплексы төзергә уйлагач, тилчә вирусы турында сүз генә таратылган.
Бүздәк, Туймазы районнарында карантин инде берничә көн дәвам итә. Инде чирнең чыганагы юк ителгән. Чир теркәлгән төбәктән 30 километр ераклыкта урнашкан авылларда маллар вакцинацияләнгән.
Кичә “Вим-Билль-Данн” компнаиясе сәүдә нокталарыннан үзенең продукциясен кире җыеп ала икән, дигән хәбәр “WhatsApp” социаль челтәрен яулап алган иде. Бу ялган хәбәр. Мондый коткыга бирелеп “Вим-Билль-Данн” продукциясе яныннан кире борылып китәргә ярамый. Чөнки компания сөтне эшкәртми генә сәүдә нокталарына тәкъдим итми. Ә сөттә тилчә вирусы булган очракта, пастеризацияләгәндә ул 60 градус җылылыкта юкка чыга икән. “WhatsApp” та бу коткы хәбәрне “Вим-Билль-Данн”ның көндәшләре салган булгандыр, мөгаен.
Бүген бер кыенлык. Ул да булса, карантин төбәкләреннән ерак яшәсәк тә,
Балтач районы сөт җитештерүчеләре үз продукциясен сата алмый. Чөнки “Меркурий” автоматлыштырылган
сертификатлаштыру программасы Башкортстанны
тилчә буенча уңышсыз төбәк дип танып, блокировкалаган.
Читайте нас: