Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2017, 17:42

Терлекчелек тармагында хәл итәсе мәсьәләләр күп

Бүген „Восток” җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә терлекчелек тармагының тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде.

Октябрь календарьда көз ае булып исәпләнсә дә, терлекчелек тармагында продукцияне кышкы шартларда җитештерү шушы айда башлана. Районның „Восток” җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә терлекчелек тармагының тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде.
Инде районның кайбер хуҗалыкларында малларны җәйге лагерьлардан фермаларга кайтардылар. Мал торакларында ремонт төгәлләнмәгән фермаларда терлекләрне ай ахырына кадәр җәйләүләрдән кайтару бурычы куелды.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, бүген терлекчелек тармагында хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Үткән елның тугыз айлык күрсәткечләре белән чагыштырганда, агымдагы чорда маллар санын биш йөздән артык башка кыскарткан хуҗалыклар да бар. Малларда үрчем алу ун процентка кыскарган. Шул ук вакытта ана терлекләрне ясалма орлыкландыру белән ныклап шөгыльләнмиләр. Бары дүрт хуҗалыкта гына бу эш җайга салынган.
Кышкы чорда терлекчелек тармагының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү максатында, быел шартлы бер баш мал исәбенә кырык центнерга якын азык берәмлеге тупланган. Терлек азыгы ягыннан менә шундый муллык була торып, хуҗалыкларда, беренче чиратта, маллар санын үткән еллар дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Ә маллар саны кыскаруына юл куелмаса, алдагы чорда продукция җитештерү күләмен дә күпләп арттыру тәэмин ителер иде бит.
Ветеринария хезмәте ягыннан мал тораклары терлекләрне җәйләүләрдән кабул итәргә әзер. Ветстанциянең махсус отряды тырышлыгы белән 22 фермада дезинфекция эшләре башкарылган. Ачыклап әйткәндә, барлыгы 126 мең квадрат метр мәйданда мал тораклары махсус состав белән эшкәртелгән. Ләкин ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов билгеләвенчә, хуҗалыкларда дезинфекция үткәрүчеләрнең тырышлыгын җиргә салып таптаган очраклар да бар. Дезинфекция үткәрелгәннән соң мал торакларының капкалары, ишекеләре ачык кала. Ә анда шәхси хуҗалыклар маллары җәйнең эссе көннәрендә кояштан ышыкланып ята. Бу хакта уйланырга урын бар. Чөнки малларның йогышлы авырулары республика җирлегендә баш калкытып тора.
Киңәшмәдә урып-җыю эшләренә дә йомгак ясалды. Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, быел ашлыкның тулай җыемы былтыргыдан 1,5 тапкырга артык. Районда урып җыю эшләре, нигездә тәмамланды. Бары тик „Мотор” җәмгыятендә, „Хаҗиев”, „Шакирова”, „Абдуллин” индивидуаль предприятиеләрендә генә беркадәр мәйданнан уңышны җыеп аласы бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барысында да орлык запасы булдырылган. Тик район Хакимиятен ең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Фәрит Солтанов информациясенә колак салганда, орлыкка салынгын бодайның дымлылыгы беркадәр югары икән.
Киңәшмә үткән „Восток” җәмгыятендә, авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Газнәви Мусин билгенләвенчә, бүген бернинди проблема юк. Терлек азыгы запасына килгәндә, ул хәтта 2018 елның кышкы чорында продукция җитештерүне тәэмин итәргә җитәрлек. Бүген 450 гектарда җирләрен туңга сөргәннәр.
Җәмгыять дирекциясе авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләргә үзенчәлекле дәртләндерү чаралары күрә. Мәсәлән, савучы өзлексез рәвештә биш ел дәвамында хуҗалыкта эшли икән, аны тана белән бүләклиләр. Савучылар хезмәт хакы күләменнән канәгать. Ә урып җыю-чорында, җәмгыять директоры әйтүенчә, бер комбайнчы, мәсәлән, премия сыйфатында гына 68 центнер күләмендә ашлык алган.
Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.


Читайте нас: