Балтачлылар массакүләм хәбәрдарлык чаралары аша Туймазы районында тилчә (ящур) авыруы килеп чыгу сәбәпле, карантин игълан ителүе турында хәбәрдар. Карантин 5 октябрь көнне игълан ителде. Чикләү чаралары 21 көн дәвам итәчәк. Тилчә теркәлгән авылларда 400дән артык мал-туар мәҗбүри рәвештә юк ителде. Чир теркәлгән авыллар тирәсендә, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан Республикалары чигендә, М-5 автотрассасында дезинфекция постлары урнаштырылган. Монысы чирнең башка төбәкләргә таралуын кисәтү максатында эшләнә.
Маллардан кешегә йогу ихтималы булган бу авыру кешелек өчен никадәр куркыныч. Район ветеринарияч станциясе начальнигы Фәһимҗан Ахунҗан улы Нуртдинов белән әңгәмәдә сүз шул хакта.
—Фәһимҗан Ахунҗанович! Тәүдә тилчәнең этиологиясенә тукталып үтик!
—Тилчә каты йогышлы авыру. Чирнең чыганагы булып авыру маллар тора. Туймазыда булган очракта да чирнең Урта Азиядән яшерен юл белән сарыклар алып кайту сәбәпче булганлыгы билгеле. Чирне моннан 2 мең ел элек үк ачыклаганнар. Ләкин чирнең чыганагы белән галимнәр ХХ гасырда гына ныклап танышкан. Бу чиргә каршы вакцина да чагыштырмача күптән түгел уйлап табылган. Тилчә тел, авызның лайлалы тышчасын, сөт бизләре очлыкларын зарарлый. Вирус авызның лайлалы тышчасы аша һәм зарарланган тире аша организмга үтеп керә. Чир чыганагы тышкы мохиттә чыдамлыгы белән аерыла. Малның йонында ул 4 атнага кадәр, киемдә 3,5 ай дәвамында саклана. Бүлмә температурасында сакланган сөттә 9 -12 көн дәвамында яшәүгә сәләтлелеген югалтмый. Ә сөтне пастеризацияләгәндә, вирус 30 минуттан соң юкка чыга, кайнатканда 5 минут эчендә үлә.
—Чирнең белгеләре турында аңлатып үтсәк бик тә урынлы булыр.
— Әйткәнемчә, тилчә каты йогышлы авыру. Ул бизгәк, селәгәй агуы белән озатыла. Тилчә тел, авызның лайлалы тышчасын, сөт бизләре очлыкларын зарарлый. Вирус авызның лайлалы тышчасы аша һәм зарарланган тире аша организмга үтеп керә. Тилчә бизгәге башланганның 2-3 көненә малларның авыз эчендә, иреннәрендә, танау читләрендә башта тонык, аннары тоңгырт сыекча белән тулы куыклар барлыкка килә. Соңрак алар җилен, тояк тирәсенә кадәр таралалар. Борчак яки чикләвек зурлыгына җиткәч алар кушылалар һәм 12-24 сәгатьтән соң тишеләләр. Чирләп терелгән мал сигез ай дәвамында, аерым очракларда 2 елга кадәр вирус йөртүче булып исәпләнә.
—Тилчә кешедән кешегә йокмый, диләр, бу дөресме?
—Кеше, беренче чиратта, чирле малның итен, сөтен эшкәртми кулланган очракта тилчә белән чирләргә мөмкин. Шулай ук чирле малны тәрбияләгәндә, шулай ук чирле сыерны сауганда, тилчәле малны суеп эшкәрткән вакытта йоктыру ихтималы бар. Тилчә кешедән кешегә йокмый. Балалар өлкән кешеләргә караганда тилчәгә ныграк бирешүчән. Чирләп терелгән кешедә тилчәгә каршы иммунитет 1,5 елга кадәр саклана. Бу чир белән терлекчеләрнең чирләү ихтималы зур. Чирнең инкубация чоры 1 -12 көнгә кадәр, күбрәк очракта ул 3-5 көн тәшкил итә. Беренче клиник билгеләр: өшетә, баш авырта, мускулларда авырту барлыкка килә, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, бизгәк 6-9 көн дәвам итә. Аннары авыз кибә, әрни, йотканда авырту, сидек бүленгәндә чәнчү күзәтелә, селәгәй ага, тел, ирен, авызның лайлалы тышчасы шешенә. Ирендә, аңкауда, яңакта, танауда, сидек юлларында сыекчалы куыклар барлыкка килә. Куыклар тиредә дә, бармаклар арасында, тырнаклар тирәсендә дә барлыкка килергә мөмкин. Күпчелек чирлеләр 10 -15 көн эчендә терелә. Кайбер очракта савыгу берничә айга, хәтта ел ярымга кадәр сузыла.
—Күренүенчә, тилчә авыл икътисадына тоемлы күләмдә зыян китерә торган авыру. Чирне профилактикалау турында берничә сүз!
—Тилчә авыруы килеп чыгуга юл куймас өчен беренче чиратта профилактик чараларны үтәргә һәм игътибарлы булу кирәк. Чирне кисәтү иммнуизация үткәрү исәбенә ирешелә.
Чирнең беренче билгеләренә шик туган очракта ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итү таләп ителә. Бигрәк тә, теге яки бу төбәктән мал-туар алып кайтканда, шулай ук чит төбәктән китерелгән терлекне сатып алырга туры килгән очракта терлекнең сәламәт булуын, профилактик чаралар күрелгәнлеген дәлилләүче документлар булуына игътибар итәргә кирәк.
Шулай ук базардан ит, сөт продуктлары сатып алганда, карантин чорында бигрәк тә, игътибарлы булу таләп ителә.
Әңгәмәдәш—Дамир ХӘЙРТДИНОВ.