Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2017, 17:18

Республиканың көнбатышында тилчә авыруы теркәлгән

Туймазы районында тилчә авыруы теркәлү сәбәпле, Ярмөхәмәт һәм Үрмәкәй авылларында карантин игълан ителгән.

Туймазы районында тилчә авыруы теркәлү сәбәпле, Ярмөхәмәт һәм Үрмәкәй авылларында карантин игълан ителгән.
5 октябрь көнендә чир теркәлгән авылларга илтүче юллар ябылган, дезбарьер белән җиһазландырылган кертү-чыгару постлары урнаштырганнар. Шәхси хуҗалыкларда һәм фермаларда ветеринария белгечләре дезинфекция үткәрү белән шөгыльләнә.
“Туйфмазы хәбәрләре” гәзите хәбәр итүенчә, ветеринария врачлары бер тана җиленендә сәер таплар күргәннән соң, шикле малның анализ үрнәкләрен Владимир шәһәренә җибәрәләр. Нәтиҗәдә, малның тилчә(ящур) авруы йоктырганлыгы ачыклана.
Чирле малның сөтен һәм итен эшкәртүсез файдаланган , шулай ук авыру малны тәрбияләгән кешенең тилчә йоктыру ихтималы бар.
Тилчә теркәлгән авыллардагы шәхси хуҗалыкларда барлык маллар, мәҗбүри рәвештә, юк ителәчәк андый йортлар хуҗаларына компенсация түләнәчәк, дип хәбәр итә “Башинформ".

Базардан ит, сөт продукциясе, очраклы кешеләрдән мал-туар сатып алганда игътибарлы булырга искәртә бу хәбәр!

Читайте нас: