Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2017, 17:56

Кырда уралар да, чәчәләр дә

Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре уҗым культуралары чәчүнең кулай вакытын кулдан ычкындырмаска тырыша.

Игенчеләр бүген берничә фронтта эшли. Комбайннар урып-җыю эшләрен дәвам итә. Бер звено уңышы җыеп алынган басуларда саламны эскертләргә өю белән мәшгул. Саламны төргәкләргә кысып та җыялар. Ә чәчү эшләренә „җигелгәннәр” киләсе ел уңышына нигез сала.
Августта чәчелгән арыш, сүз дә юк, көчле шытымнары белән сөендерә. Уҗым культуралары чәчүнең кулай вакытын Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре кулдан ычкындырмаска тырыша. Хәер, безнең шартларда арыш, уҗым бодаен чәчү эшләре сентябрь аенда да беркадәр дәвам итә.
Былтыр куйбышевлылар уҗым культураларын 650 гектарда урнаштырган иде. Алдагы елда хуҗалыкның чәчү структурасында бу культуралар киңрәк урын алачак.
Чәчүгә туфрак әзерләү тулы куәтенә бара. Әлеге вакеытта механизатор Линус Усманов, Рушан Солтановлар уҗым бодае чәчеләсе басуны дискалы тырмалар белән эшкәртә.
—Чәчүгә егерме бишенче август көнне төшкән идек. Инде менә дүртенче басуда эшне төгәлләү алдында торабыз,—ди чәчү агрегатын хезмәтләндергән механизатор Рәдиф Хаҗимәрданов, башкарган эшләре белән уртаклашып.
Чәчү эшләрендә кайнаган Тәлгәть Фәсәхетдинов, Марат Вәлиев, Салават Михолап, Фәрдәт Әхмеровлар тырышлыгы белән хуҗалык басуларында өч йөз гектарга якын мәйданда арыш урын алды. Әлеге вакытта игенчеләр 66 гектар мәйдан биләгән басуга уҗым бодае урнаштыру эшләре белән мәшгуль.
Август ахырында чәчелгән басулар инде яшел хәтфәгә күмелде. Җир куенына бүген сыенган орлыклар да озак көттерми шытымнар биреп, басулар көзге көнгә ямь өстәр әле, дигән фикердә игенчеләр.
Читайте нас: