Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 август 2017, 12:30

„Россия” дә урып-җыю эшләре барышында бернинди тоткарлык юк

„Рорссия” җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре барышында бернинди тоткарлык юк. Сишәмбе көнне яңгыр явып кына игенчеләрнең кәефен беркадәр төшерде...

Быелгы урак мәшәкатьлерәк. Күпчелек мәйданнардагы ашлыкны аеры ысул белән җыеп алырга туры килә,—ди „Россия” җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов, агымдагы ел урагы үзенчәлекләрен билгеләп.
Шунсыз булмый да. Җәй явымлы килгәнлектән, химик утауның нәтиҗәсе әлләни булмады. Иген культуралары сары төскә керсә дә, кырдагы чүп үләннәре ям-яшел утыра әле. Җылы көннәргә саран килгән быелгы җәйдә ашлыклар өлгерүе дә соңлады. Тамырда утырган башакларның өлгергәнен көтсәң, уракны көз ахырына да тәмамлый алмассың...

Әш фронты киң. Игеннәрне тезмәләргә салып тизрәк өлгертү максатында, „Россия” җәмгыяте басуларын бүген ургыч дүрт агрегат иңли. Илдар Аскаров, Фларис Әхияров, Илнур һәм Иляз Гыйләҗевлар инде йөзләрчә гектарда игеннәрне тезмәләргә салган.
Җәмгыять басуларында урып-җыю эшләре „экватор”ын үтте инде. Уракның иң авыр өлеше артта калып бара. Игенчеләрнең 650 гектардан арыш уңышы җыеп аласы бар иде. Чәршәмбе көнне бу

культура уыңышын суктырып аласы мәйданнар 50 гектарда гына калган иде инде. Ә җәмгыять басуларында икмәк культуралары игелгән барлык мәйданнар 1600 гектарда. Ашлык суктыру агрегатлары 800 гектардан артык басулардан уңыш җыеп алырга өлгергән.
—Арыш урыга барган көннәрдә бүленеп, арада арпа уңышын суктырып алырга да өлгердек,—ди Фидарис Гарипов, игенчеләрнең тырышлыгын бәћалап.

Суктыру агрегатларын хезмәтләндерүче Марат Кашапов, Алмаз Әбделхаков, Фларис Әхияров, Илгиз Шәйнуров, комбайннан ындыр табагына ашлык ташучы водитель Әнфис Кашапов, Илшат Төхфәтуллин, Рәсих Сәфәров, Руслан Әхмәдуллиннарның никадәр өлгер эшләвен ашлыкның тулай җыемына карап бәћаларга мөмкин. „Россия” җәмгыяте ындыр табакларында быелгы урак чорында ун мең центнердан артык ашлык тупланган.
„Рорссия” дә урып-җыю эшләре барышында бернинди тоткарлык юк. Сишәмбе көнне яңгыр явып кына игенчеләрнең кәефен беркадәр төшерде....
Читайте нас: