Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2017, 15:22

Иске Уразай авылы ындыр табагында эш кайный

"Дильмиев индивидуаль предприятиесе"нең Иске Уразай звеносы ындыр табагы бүген гөр килеп тора.

Игенченең тырышлыгын берәүләр кырлар яменннән, күрә, икенчеләр аның хезмәтен ындыр тагындагы көшелләргә карап бәһалый. Соңгысы дөресрәк тә. Басудагысы түгел, ындырдагысы ашлык, диләр. Ындыр табагына кайтып саклагычка урнашканчы да ашлык никадәр юл үтә бит әле.
—Биредә вакытлыча эшлим. Төп эш урыным Норильск шәһәрендә. Вахта ысулы белән "Таймырнефтегеофизика" җәмгыятендә эшлим. Урак өстендә өйдә тик ятасы килми бит,—ди ындыр табагында көндезге сменада эшләүче Надир Гатауллин, быелгы муллыкка сөенеп.
Хуҗалыкта урып-җыю эшләре әле экваторын гына үткән. Ә Иске Уразай ындыр табагына инде басудан 7500 центнер ашлык кайтарганнар.
—Эшне ике сменада оештырдык. Ашлыкны чистартып, саклагычларга вакытында утнаштырырга өлгерергә кирәк бит, —ди кладовщик, Нәзилә Нигъмәтҗанова, эшләр барышы белән таныштырып.




Читайте нас: