Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2017, 18:43

Балтачның ветернария тармагы хезмәткәрләре хезмәт хөрмәтенә тап төшермәс

Быел Башкортстан Республикасында Дәүләт Ветеринария хезмәте булдыру турында карар кабул ителүгә 130 ел тула. Республикада, районда эпизоотия хәвефсезлеге тотрыклылыгын тәэмин итүдә Балтач ветеринария станциясе хезмәткәрләренең дә тырышлыгы зур.


Быел Башкортстан Республикасында Дәүләт Ветеринария хезмәте булдыру турында карар кабул ителүгә 130 ел тула. Республикада, районда эпизоотия хәвефсезлеге тотрыклылыгын тәэмин итүдә Балтач ветеринария станциясе хезмәткәрләренең дә тырышлыгы зур.
Район ветеринария станциясендә үткән тантанада Башкортстан Республикасы Ветерианария Идарәлегенең Бөре төбәк идарәсе әйдәүче инспекторы Роберт Кашапов Балтач ветеринария станциясе хезмәткәрләренең малларның куркыныч чирләрен профилактикалау юнәлешендә бердәм эшләвен һәм республикада бу өлкәдә үрнәкле коллектив булуларын билгеләде. Шулай ук район Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигыв Фларит Хәбипов ветеринария хезмәткәрләреннән булып терлепкчелек тармагында югалтуларга юл куелганы булмаганлыгын билгеләп, бу тармак хезмәткәрләре эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Беркадәр борчылырга да урын бар. Район Хакимияте башлыгы урынбасары билгеләвенчә, Бүген яшьләр арасында хезмәтен бу тармакта дәвам итәргә атлыгып торучылар сирәк.
—Бәйрәмне ветеринария өлкәсесендә тотрыксызлык шартларында билгелибез. Илнең төрле нокталарында куркыныч авырулар әледән-әле баш калкытып тора. Күптән түгел генә республиада төерле дерматит авыруы факты ачыклануы турында хәбәр алдык. Бездә әлегә күңелсез хәлләр булганы юк. Бу сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Балтач вветеринария станциясе хезмәткәрләре хезмәтнең хөрмәтенә арытабан да тап төшермәс,—диде район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов тантанада ясаган чыгышында.
Тантанада тармакның алдынгы хезмәткәрләре: Фәрит Миргаязов, Марат Хәбибуллин, Зөфәр Хөсәенов, Булат Габдуллин, Рөстәм Хиҗапов, Ризгать Рамазанов, Рифат Зимннәтуллин, Рита Әминева, Риф Шәймөхәмәтов, Илдар Сафиуллин Русия Федерациясе Авыл хуҗалыфгы министрлыгы, Башкортстан Республикасы Ветьеринария идарәлеге, район Хакимияте, Балтач ветеринария станциясе Рәхмәт Хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
(Тантана турында тулырак мәгълүмат белән "Балтач таңнары" гәзите битләрендә танышырсыз).
Читайте нас: