Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2017, 12:21

Игенчеләрнең ярышып эшлисе алда әле

"Правда" җәмгыяте игенчеләре берничә көн эчендә 100 гектардан арыш уңышын җыеп та алды.

„Правда” җәмгыяте басуларында комбайннар гөрелтесе узган атна ахырында ишетелә башлады. Күп хуҗалыклардагы кебек үк, быел биредә дә уракка, узган елллар белән чагыштырганда ике-өч атнага соңлап керештеләр.
Оператор Айдар Заиров „Палессе” агрегатын уңышы өлгергән арыш басуларына алып чыкты. Ул арада „Центральная» МТСы»ннан да ярдәмгә бер “Челленджер” комбайны ярдәмгә килде. Берничә көн эчендә 100 гектардан арыш уңышын җыеп та алдылар.
Тик шунысы, читтән ярдәмгә килгән комбайн ватылып йөдәтә. „Челленджер”ның суктыру барабанын хәрәкәткә китерүче каешы өзелә икән. Комбайн дүрт көн эчендә өч тапкыр ремонтка туктаган.
Ә урындагы “Палессе” сынатмый. “Агрегат сәгать кебек эшләсен өчен аз тырышмадык шул. Инде берүк минем комбайн да ватыла күрмәсен. Эш туктала бит. Тотрыклы көннәр торганда эшләп калырга кирәк,”—ди комбайнчы Айдар Заиров. Тагын да күңелне төшергән бер күренеш. Ул да булса “Нива-Эффект” комбайнында бүген эшләргә теләүче механизатор юк. Ә кайчандыр хуҗалыкларда механизаторларга комбайн җиткерә алмыйлар иде. Урак ахырына кадәр ул комбайн да парк та тик утырмас. Аңарда эшләүче табылыр, мөгаен.
—Ярышып эшләве үзе күңелле дә инде. Басуда әлеге минутларда үзебез генә булгач беркадәр кыенрак булып тора, — ди комбайнчы ярдәмчесе Марат Заиров.
Игенчеләрнең ике мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Бу көннәрдә күпьеллык үлән орлыкларын суктыралар. Инде сабанашлык икмәк культуралары уңышы да өлгереп килә.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, уҗым культураларын чәчүдә дә агротехник вакытка сыярга тырышалар. Сишәмбе көненә правдалылар150 гектарда арыш урнаштырды.
Читайте нас: