Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2017, 18:14

Балтач җирлеге республиканың төньяк төбәге игенчеләрен „Кыр көне”нә җыйды

Бүген Балтач районында үткән "Кыр көне"ндә төньяк урман-дала зонасында урып-җыю, уҗым културалары чәчү эшләрен оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Янә министр урынбасары чыгышына әйләнеп кайтсак, уҗым культураларын чәчү өлкәсендә бүген хуҗалыкларда күчмә фондта орлыклар булмавы эшне тоткарлый. Безнең район да орлык запасы кирәкле күләмнең 17 процентын гына тәшкил итә.
Башкорт дәүләт аграр университеты туфрак фәне кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзид Нурлыгаянов билгеләвенчә, безнең зонада уҗым культуралары чәчү структурасының кимендә дүрттән бер өлешен биләргә тиеш. Уҗым бодаен игүдән дә куркырга ярамый. Төбәктә игәргә яраклы бихисап сортлар бар.
Маржиналь бизнес турында да онытырга ярамый. БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, чәчүлек структурасы кабат каралачак. Нәтиҗәле авыл хуҗалыгы культураларына да урын бүленәчәк. Чөнки ашлык базарында бәяләр үзгәреп тора. Бүген өченче класслы бодайның тоннасын нибары 6 мең сумга сатып алалар. Ә игенчелекнең косметология тармагын, химия сәнәгатен дә чимал белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта үстерү белән генә эш чикләнми, отышлы итеп сата белү дә кирәк. Бусы „Финам-Уфа” җәмгыяте сату эшләрен оештыру директоры Руслан Вәлиев чыгышында чагылыш тапты.
„Россельхозцентр”ның Башкортстан бүлекчәсе белгече Рамил Баһаветдинов билгеләвенчә, быел игеннәрнең вегетация чорында һава шартлары кырыс булу сәбәпле, игеннәрнең өлгерү вакыты да кичектерелде. Соңрак чәчелгән басуларда сеникация чаралары да үткәрергә туры килергә мөмкин.
Киңәшмәдә шулай ук безнең районга инвестор булып килгән „А7Агро” җәмгыяте директоры Алексей Комаровский алдагы планнары белән уртаклашты. Инвесторның бүген төп максаты, ашлык кабул итү предприятиесен ничек тә тизрәк эшкә кушу.
Киңәшмәнең практик өлешендә „Кыр көне”ндә катнашучылар Балтач сорт сынау участогының бүгенге казанышлары белән таныштылар.
Читайте нас: