–Күп еллар басуларыбызны корылык куырганнан соң, быел Балтач кырларына каравы күңелле. Район басуларыннан рекордлы күләмдә иген җыеп алу өмете бар. Табигать ничек кенә сынаса да, игенче алга карап эш итәргә тиеш. Үстерелгәнне җыеп алу белән беррәттән, алдагы уңыш нигезе салына. Уҗым культураларын чәчү фронтында бүге6ән җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк.,--диде, Илгиз Субушев, сәяхәткә нәтиҗә ясаганда.
--Чәчүлек начар кышлаган иде. Басу өстендә кышын калын кар катламы ятты. Үсемлекләр гөмбә авыруларына бирелгәнлектән, кар эреп беткәндә биредә кара җир ята иде. Миңа бу чәчүлекне бозып чәчәргә киңәш иттеләр. Ә мин белгечләр белән киңәшләштем. Үсемлекләрнең сабаклары гына корыган. Тамырлары исән. Чәчелекне фнгицидлар белән эшкәртергэ киңәш бирделәр. Шулай эшләдек һәм менә нәти әне күреп торасыз,--диде Рөстәм Дилмиев, кайчак белгечләр белән кҗңәшләшергә дә кирәклегенә басым ясап.
Ә кайчак табигать казасы төзәтә алмаслык зыян китерә шул. Белгечләр "Восток" җәмгыятендә боз сугудан зыян килгән басуларны да күрделәр. Җан әрнеткеч хәл. 20 июль көнендә барлыгы 280 гектарда арыш, бодай, солы басулары өстеннән эре-эре бозлар явып үткән. Югалту миллион сумнарда исәпләнә.
Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу максаты белән янып- көйгән җитәкчеләр:"Табигать инде тагын да сынаулар бирмәсә иде ,"--дигән теләкләр белән таралышты.