Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2017, 20:06
"Рассвет"та арпа арыштан иртәрәк өлгерде
"Рассвет" җәмгыяте ындыр табакларында бүген тәүге ашлык көшелләре пәйда булды.
Быелгы урак безнең район җирлгендә "Луч" җәмгыяте басуларыннан башлангыч алды. Кичә биредә тәүге гектарларда арышны тезмәләргә салдылар. Район Xакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, бүген Куйбышев исемендәге кооператив, "Урал", "Луч", "Рассвет" җәмгыятьләре уракка төшкән хуҗалыклар исемлеген тулыландырып җибәрде.
Безнең район шартларында әлегә кадәр мондый хәлнең булганы юк иде. Арпа башакларында бөртекләр арышныкыннан иртәрәк өлгерде. Юк, уҗым арпасы турында сүз бармый. Арпа үскән күп басуларда әле бөртекләр балавызланып өлгерү стадиясендә. Бодай үскән кайбер кырлардагы башаклар тулыша гына әле. Ә "Рассвет" җәмгыятендәге арпаның бу сортының вегетация чоры бик кыска икән. Башакларны, хәтта, турыдан-туры суктыралар. Курган өлкәсе селекция станцияләренең берсендә чыгарылган, корылыкка чыдам, Т-12 сортлы арпа ул. Корылыкка чыдым гордеум өчен явымлы ел аеруча килешкән, күрәсең. Гектар исәбенә утыз центнер төшем бирә. Иртәгә Фирдәвес Абраров хезмәтләндергән суктыру агрегаты да эшкә кушылачак. "Центральная" МТСы"ннан алып кайтылачак "Нью Холланд" комбайны да куәтне тулыландырыр дип өмет итәләр.
--Быелгы уракта игенчеләр алдында 1200 гектардан бөртекле культуралар уңышын җыеп алу бурычы тора. Арышны вика белән катнаштырып чәчкән идек. Соңгысының өлгерүе тоткарлана. Шулай да ургыч агрегатларын арыш басуларына чыгарырга да вакыт җитеп килә. Бүген-иртәгә уҗым культураларын ега башлыйбыз,-- ди предприятие директоры Фидарит Мирһаҗев, алда торган эшләр белән таныштырып.
Күренүенчә, башка еллар белән чагыштырганда, һава шартларына бәйле, урак кампанисе соңлап башланган бу елда да эш темпы күтәрелә бара.
--Техник яктан авырлыклар булмаячак. Бүген генә районга "Централная" МТСы"ннан өч берәмлек комбайн кайтарылды. Алар "Луч", "Богдан" җәмгыятьләре, дәүләт сорт сынау участогы басуларында эшләячәк,-- ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, комбайн паркы тулылыгын тәэмин итү юнәлешендә эшләр уңышлы баруын билгеләп.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши