Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 август 2017, 12:53

“Трактор” операциясе кысаларында

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгына ярашлы, 17 июльдән республикада һәм районда “Трактор” айлыгы игълан ителәе турында “Балтач таңнары” гәзите сайтында бәян иткән идек. Айлыкның максаты үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтүгә, гомумән, трактор паркын хвефсез эксплуатацияләүне тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Айлык барышында дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре урыннарга чыгып рейдлар үткәрә. “Трактор” операциясе кысаларында һәр атнада ике-өч рейд оештырыла.
Айлык агымында безнең район җирлегендә оештырылган җиденче рейд Караидел район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Илшат Әхмәтшин катнашлыгында үтте.
—Кичәге рейдта, тракторларны файдалану кагыйдәләре үтәлешендә кимчелекләр ачыкланып, алты протокол төзелде. Тәртип бозучының дүртесе шәхси тракторлар хуҗалары. Шулай ук авыл хуалыгы предриятиесеннән бер тракторчыны һәм вазифалы бер шәхесне җаваплылыкка тарттыру турында протокол төзелде. Кимчелекләр барысы да бер үк төрле диярлек. Ул да булса, тиешле тәртиптә теркәлмәгән трактор белән юлга чыгу. Тракторчы-машинист таныклыгын өйдә онытып калдыру очраклары да бар,—ди район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы вазифаларын башкаручы Айрат Галләмов, рейд нәтиҗәләре белән уртаклашып.
Нихәл итәсең, юл йөрү кагыйдәләре кимчелекләрне гафу итми. Кимчелегең булып, инспектор “кармагы”на каптың исә, штраф түләргә туры килә.
Читайте нас: