Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2017, 13:42

Луч”та уракка төштеләр

Бүген иртән "Луч" җәмгыятенең Тутагач звеносында урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр .



Республиканың көньяк төбәкләре кырларында урып-җыю эшләре башланган. Башка еллардан аермалы буларак, кайбер районнарда сабанашлык икмәк культуралары башакларында бөртекләр уҗым культуралары уңышы белән бергә өлгерә икән.


Безнең төбәктә сабанашлык икмәк культуралары башакларында бөртекләр балавызланып өлгерү стадиясендә генә әле. Шулай да ашлык өлгерү ягыннан республиканың төньяк төбәге көньяктан әлләни калышмый. Уҗым культуралары басуларында уракка төшәр вакыт җитте. Ләкин уңышны турыдан-туры суктырып алу мөмкинлеге юк. Башакларда бөртекләр тигез өлгермәве бер хәл, игеннәрнең вегетация чорында явым-төшем күп булу нәтиҗәсендә, басуларны чүп үләннәре дә чамадан тыш басты.
Райнда урып җыю эшләрен беренчеләрдән булып „Луч” җәмгыятендә башлап җибәрделәр. Бүген иртән җәмгыятьнең Тутагач звеносында механизатор Илнур Садретдинов ЖВП-4,8 ургычын „Турлак яны басуы” на алып чыкты.
Звено басуларында арыш 70 гектар мәйдан били. Хуҗалык буенча игенчеләрнең 600 гектардан уҗым культуралары уңышын җыеп аласы бар.
—Нихәл итәсең, башка елларда бу вакытта инде сабанашлык иген культуралары уңышын җыеп сутыра идек тә бит. Уракка, күпьеллык сыналган вакыттан, ике атна соңлап төштек. Иң мөһиме инде янә яңгырлар эшебезгә аяк чалмасын. Тотрыклы һава шартлары торса, күп дигәндә ике көннән тезмәләрдәге башакларны суктыруга төшәчәкбез,—ди звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов, һава торышы ягыннан уракка төшәрлек шартлар урнашуына сөенеп.
Ашлык суктыруда җәмгыять басуларында өч комбайн эшләячәк.
Район игенчеләре алдында 6500 гектардан уҗым культуралары уңышын җыеп алу бурычы тора. Бу көннәрдә уракка төшкән хуҗалыклар исемлеге тулыланыр, мөгаен.



Читайте нас: