Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2017, 16:33

Россиялеләр яшел урак темпын кызу тота

„Россия” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү механикалаштырылган звеносы әгъзалары, һава шартлары ягыннан мөмкинлек булган көннәрдә, тәүлекнең соңгы сәгатьләренә кадәр диярлек басуда эшли.



Ниһаять, игенче көткән һава шартлары урнашты. Моңа барыннан да бигрәк игенчеләр сөенә.Чөнки явым- төшем эшне тоткарлавы гына түгел, июнь-июль айларындагы туктаусыз яңгырлар нәтиҗәсендә, игенче яшел урак эшләрен күпкә соңлап тотынган иде. Ләкин, аграрийлар ничек тә терлек азыгы хәзерләү мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаска тарыша. Печән хәзерләү мөмкинлеге булмаган көннәрдә сусыл азыклар туплау белән шөгыльләнәләр. Нәтиҗәдә, район буенча шартлы бер баш мал исәбенә инде 24 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләүгә ирешелде.

„Россия” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү механикалаштырылган звеносы әгъзалары, һава шартлары ягыннан мөмкинлек булган көннәрдә, тәүлекнең соңгы сәгатьләренә кадәр диярлек басуда эшли. Биредә, барыннан да бигрәк, сусыл азыкларны технология калыпларында хәзерләргә тырышалар.

Бу көннәрдә сенаж чималы сыйфатында вика катнаш солы яшел массасы кулланыла. Екканнан соң тезмәләр кипшенгәч кенә урып-ваклаткыч техника эшкә кушыла. Иляз Гыйләҗев, Илдар Аскаров, Гадынан Мөхәмәдуллин, Айбулат Хәмәтханов, Руслан Әхмәдуллиннар тырышлыгы белән Богдан сөтчелек фермасы азык ихатасында инди өч мең тоннага якын сенаж тупланган. Яшел массаны базда таптап, тыгызлап торучы механизатор Фирзан Әюпов һәм Рәсих Сәфәргалиевка биредә эш күп.
Россиялеләр 3183 тонна сенаж тупларга планлаштырган иде. Богдан сөтчелек фермасында хәзәрләнгән күләм белән генә дә азыкның бу төрен туплау планын үтәделәр диярлек. Иске Тимкә сөтчелек фермасында да сенаж запасы күләме моннан ким булмаячак. Димәк, „Россия” җәмгыятендә сенаж ике кышка җитәрлек күләмдә туплана дигән сүз. Сусыл азыклар запасын силос та тулыландырачак бит әле. 270 гектарда кукуруз яшел массасы өлгереп килә.100 гектарда көнбагыш та буй җиткереп килә.
—Кукуруз быел „басу патшасы” була алмасы икән ни, дип шөбһәләнеп торган идек. Чөнки җәй уртасына кадәр кукуруз үсүгә кузгала алмады диярлек. Явым-төшем эшкә никадәр аяк чалса да, механизатор Рәшит Каюмов чәчүлекеләрнең рәт араларында эшкәртү үткәреп чыкты. Туфракта аэрация яхшыру белән, кукурузларыбыз күзгә күренеп күтәрелеп китте,—ди җәмгыять директорының үсемлекчелек тармагы буенча урынбасары Габдулла Әсләмов, кукуруздан мул күләмдә яшел масса уңышы алыначагына ышаныч багълап.

Печән хәзерләү звеносы әгъзалары да темпны югары тота. Механизатор Илнур Гыйләҗев, Зөфәр Шакиров, Рәшит Каюмов, Динар Кашаповлар бу көннәрдә Иске Тимкә сөтчелек фермасы азык базасын ныгыта.
Бер үк вакытта урып-җыюга әзерлек эшләре бара. Уңышны җыеп алу дүрт берәмлек „Дон”, ике берәмлек „Нива” комбайны ярдәмендә хәл ителәчәк.
—„Ростсельмаш” заводыннан алмаш өлешләр кайтарттык. Иртә культуралар уңышы, бик иртә дигәндә дә, ике атнадан гына өлгерер дип уйлыйбыз. Уракка төзек техника белән төшәчәкбез,— ди Габдулла Әсләмов, әзерлек фронтындагы эшләр барышына канәгатьлек белдереп.
Читайте нас: