Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2017, 11:54

Балтач игенчеләре терлек азыгы базасын ныгыта

Алдагы кыш көннәрендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек продукциясе җитештерүдә, азыкка бәйле, кыенлыклар булмаячагына ышаныч арткан саен арта бара. Район терлекчеләре шартлы бер баш мал исәбенә 32 центнер азык берәмлеге тупларга планлаштырган иде. Әлегә үтәлеш 70 процент тәшкил итә.

Районда яшел урак кампаниясе дәвам итә. Аграрийлар бу көнгә шартлы бер мал исәбенә 23,5 центнер азык берәмлеге хәзерләде.
Бу яклап безнең район лидерлар исәбендә. Республика буенча шартлы бер баш мал исәбенә 17 центнерга якын азык берәмлеге тупланган.
Алдагы кыш көннәрендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек продукциясе җитештерүдә, азыкка бәйле, кыенлыклар булмаячагына ышаныч арткан саен арта бара. Район терлекчеләре шартлы бер баш мал исәбенә 32 центнер азык берәмлеге тупларга планлаштырган иде. Әлегә үтәлеш 70 процент тәшкил итә. Хуҗалык фермалары азык ихаталарында барлыгы 13,5 мең тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 1,0 мең тонна силос тупланды.
Бер үк вакытта икмәк культуралары уңышын җыеп алуга һәм уҗым культуралары чәчүгә әзерлек эшләре бара. Арыш һәм уҗым бодаен 16 мең гектарда урнаштыру планлаштырыла.
Читайте нас: