Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов телевидение журналистлары белән әңгәмәләшкәндә башкортстанлыларга, һава шартларына бәйле, азык-төлек кытлыгы булачак, дип шөбһәләнергә юк дип белдерде. Чынлап та, аграрийлар азык-төлек базарында көрчек тудырмас өчен, һава шартларын көйсезлегенә каршы торып, бүген барын да эшләргә тырыша.
Быелгы яшел урак игенчегә җиңел бирелмәде. Туктаусыз явым-төшем нәтиҗәсендә кайбер басулар хәтта сазлыкны хәтерләтә. Урып-ваклаткыч, яшел массаны транспортлау техникасының басу уртасында батып, механизаторлар җәфа чигү очраклары да бар.
—Кичә менә шушы басуда баткан техниканы тарттырып чыгару өчен чылбырлы трактор кулланырга туры килде,—диде бүген „Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, халык телендә „Көек тау” басуы яшел масса уңышын җыеп алу эшләре барышы белән таныштырганда.
Бер уйлаганда бер район җирлеге шартлары. Без район үзәгеннән Сикияз якларына кузгалганда, ул якларда урнашкан урманнар томан артында сыман күренә иде. Ә Иске Балтачта ул минутларда яңгыр яумый иде әле.
—Печәнне тагын җыеп булмады инде. Алтмыш гектарда еккан үләннәребез тезмәләрдә ята. Бүген яңгыр яумаса, төргәкләргә кысып, җыеп алырбыз дип планлаштырган идек,—дип борчылды җитәкче, һава шартлары көйсезлегенә уфтануын белдереп.
Яңгыр коеп ява. Ә „Көек тау” басуы гөр килеп тора. Басудан үткән техника артыннан тирән эзләр ярылып кала.Шул җирләрне эшкәртәчәк механизаторлар моңа бигрәк тә борчыла. Басудагы тирән эзләргә карап үткән саен„Гафу ит безне, җир”,—дип әйтә сыман алар. Нихәл итәсең, үстергәнне җыеп алу, дөресрәге терлекчелек объектларын азык белән тәэмин итү кирәк.
Механизатор Илдар Фаманов, Рамил Әхкамов, Миңнехан һәм Илфир Галихановлар, Альберт Галлямов, Илнур Садретдинов, Инзир Гарифуллин, Григорий Александров, Рузиль Сәлимгәрәев, Тәфкил Хәйруллин, водитель Илмир Галиев тырышлыгы белән Тутагач сөтчелек фермасында 1200 тонна сенаж тупланды инде. Бу көннәрдә механикалаштырылган отряд Түбән Сикияз сөтчелек фермасының азык базасы ныклыгын тәэмин итү өчен тырышлык сала. Биредә хезмәт салган механизатор Наил Арсланов һәм аңа ярдәмләшүче Наил Газизов тырышлыгын да билгеләми мөмкин түгел. Берсе баздагы яшел массаны трактор белән таптатып, тыгызлап торса, икенчесе, чимал яхшы саклансын өчен, басудан китереп бушатылган яшел массаны "Бакал-М" биопрепараты эретмәсе белән чылата. Түбән Сикиязда эшне тәмамлагач, яшел уракчыларның Ташлы Елга авылындагы терлекләр үстерү фермасы өчен азык туплыйсылары бар. Бу көнгә хуҗалык буенча тупланган сенаж күләме 2544 тонна тәшкил итә.
—Безгә меңәр тонна чимал сыешлы биш базны— сенаж , ике базны силос массасы белән тутыру кирәк,—ди предприятие дирек торы, ихтыяҗлар турында уртаклашып.
„Луч” басуларында күпьеллык үләннәр 1500 гектар мәйдан били. Сенаж туплау белән беррәттән, һава шартлары уңай торган көннәрдә күләмле азыклар хәзерләү мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмыйлар. Явымсыз торганда 200 тонна печән хәзерләп алдылар. Җәмгыятьтә даими эшләгән хезмәткәрләрнең шәхси хуҗалыклары өчен дә өлеш чыгардылар.
—Предприятиедә даими эшләүчеләргә, төргәкләргә кысып җыелган, ким дигәндә, бер тонна печән бирдек,—ди Марат Габидуллин, „Луч” та эшләүче һәркем кадерле булуына басым ясап.
Җәй дәвамында явымсыз көннәр бармак белән генә санарлык булды дип әйтерлек. Ашлык культуралары уңышын җыеп аласы да бар бит әле! Алдагы көннәрдә игенчеләргә бары тик аяз көннәр телик.