Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июль 2017, 18:34

Явымсыз торган көннең һәр минуты кадерле

Игенчеләр быел күпьеллык үлән басулары уңышына зарланмый. Уңыш ягына килгәндә, терлек азыгын мул хәзерләү мөмкинлеге бар, Кайда карама, биек, куе үлән. Тик һава шартлары гына җиң сызганып эшләргә форсат бирми.

—Кайбер елларда бу вакытта инде күпьеллык үлән басуларының уңышын икенче тапкыр җыеп алуга тотына идек. Быел беренче уңышны җыеп алун да төгәлләп булмый әле,—диләр явымсыз торган көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга омтылган “Мотор” җымгыяте игенчеләре.

Җәмгыятьтә 762 тонна печән, 953 тонна сенаж хәзерләү максаты куелган. Сусыл азыкларны туплау фронтында әлләни кыенлыклар юк. Ә менә печән хәзерләү, һава шартларына бәйле, башка хуҗалыклардагы кебек үк, “Мотор”да да авыррак бара.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре урыннарга чыгып, хуҗалыкларда яшел урак барышы белән кызыксыналар. Шушы көннәрдә бүлекнең зоотехния һәм агрономия хезмәте белгечләре “Мотор” җәмгыяте кырларында, фермаларның азык ихаталарындагы хәлләр белән танышып кайтты.

Читайте нас: