Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2017, 13:53

Һава шартлары катлаулы дип тормыйлар

Терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә безнең район республикада лидерлар исәбендә. Район хуҗалыкларында шартлы бер баш мал исәбенә 10 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләнгән.

Терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә безнең район республикада лидерлар исәбендә.
Район хуҗалыкларында шартлы бер баш мал исәбенә 10 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләнгән.
„Дильмиев индивидуаль предприятиесе”ндә терлек азыгы хәзерләү темпын югары тоталар. Алдагы кыш айларында фермаларда терлек азыгы җитештерүне тәэмин итү өчен предприятиедә 1940 тонна сенаж хәзерләргә планлаштырганнар иде. Яшел уракылар сусыл азыкның бу төрен хәзерләү планын үтәде.
—Базны тиз арада яшел масса белән тутыруга ирештек. Сусыл азыкның сыйфаты яхшы булырга тиеш,—дигән фикердә яшел уракчылар.
Тупланган яшел массаның яхшы сакланачагына шик юк. Чөнки механизатор Ришат Бакиров, Нияз Туктамышев һәм аларга ярдәләшүче Марсель Шәйхелисламов, Т-130, ДТ-75 тракторлары ярдәмендә, чималны тәүлек әйләнәсенә диярлек таптатытып, тыгызлап торды.
Предприятиедә, һава шартлары форсат биргәндә, печән хәзерләү мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмыйлар.
Читайте нас: