Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июль 2017, 19:15

Сөтчелек тармагы: тонналар һәм килограммнар...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бу көннәрдә, зачет авырлыгында, барлыгы 30,94 тонна сөт эшкәртүгә җибәрелә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бу көннәрдә, зачет авырлыгында, барлыгы 30,94 тонна сөт эшкәртүгә җибәрелә.
Сөтчелек тармагында лидерлыкны, элеккечә, россиялеләр тота. “Россия” җәммгыяте бу көннәрдә, зачет авырлыгында 6,82 тонна продукция реализацияли. Шулай ук “Луч” җәмгыяте, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” Куйбышев исемендәге кооператив күпләп сөт җитештергән хуҗалыклар исәбендә. Исемләнгән хуҗалыкларда сөтчелек тармагы нәтиҗәлелелеген җәен-кышын бер дәрәҗәдә тотуга ирешәләр. Ә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бары тик җәй көннәрендә генә савым беркадәр күтәрелә.

Район буенча һәр сыердан көненә 11,6 килограмм сөт алына. Иң югары савым “Әминев индивидуаль” предприятиесендә. Алардагы сыерлар көненә 27,3 килограмм сөт бирә. Ә “Урал” җәмгыятендә сыерларның көнлек продуктивлыгы бүген 5 килограммга да җитми.
Читайте нас: