Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июль 2017, 13:55

Тотрыклы һава шартлары урнашкач эш җанланды

“Урал” җәмгыятен терлекчелек объектларында кышкы чорда продукция җитештерүне тәэмин итүөчен яшел уракчылар алдында 188 тонна печән, 235 тонна сенаж хәзерләүбурычы тора.

“Урал” җәмгыятен терлекчелек объектларында, кышкы чорда продукция җитештерүне тәэмин итү өчен, яшел уракчылар алдында 188 тонна печән, 235 тонна сенаж хәзерләүбурычы тора.
Чимал ягыннан быел игенчеләргә зарланырга урын юк. Җәй салкынча килгәнлектән, район басуларында кәҗә үләне генә, башка еллар уңышы белән чагыштырганда, быел ул кадәр буй җиткерә алмады. Ә кындырак, люцерна, тукранбаш үскән басуларда үләннәр уртача буйдагы кеше биленнән биек. Тик моңа кадәр һава шартлары игенчеләргә терлек азыгы хәзерләү эшләренә ныклап тотынырга форсат бирмәде
“Урал” җәмгыятендә дә тотрыклы һава шартлары урнашуын көттеләр. Явымсыз көннәр урнашу белән күпьеллык үлән басуларында чапкыч агрегатлар эшкә кушылды.
Чапкычларның берсен бүгенге көндә студент Ридаль Мәрданов хезмәтләндерә. Баксаң, Ридаль булачак авыл хуҗалыгы белгече дә түгел. Ул БДУның икътисад-матерматика факультетының мәгълүмат хәвефсезлеге бүлекчәсендә белем ала.
—Авыл хезмәтен яратам,—ди бәләкәй чагыннан ук техника янында чуалып үскән Ридаль, каникул көннәрен файдалы хәзмәттә үткәрүенә горурлык хисләрен белдереп.
Читайте нас: