Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июль 2017, 17:52

Бар өмет — сусыл азыкларда

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек азыгы хәзерләү фронтында катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга тырыша. Басуларда өлгергән яшел массаны урып-ваклатып сенаж туплыйлар.

Бүгенге һава шартларының тотрыксызлыгы кемне генә борчуга салмый икән?! Аграрийларны, бигрәк тә. Су баскан печәнлекләрдәге үләннәрне ексаң да, тезмәләр кипми ятып, сыйфатын югалтачак.


Әмма районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек азыгы хәзерләү фронтында катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга тырыша. Басуларда өлгергән яшел массаны урып-ваклатып сенаж туплыйлар.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7949 тонна сенаж тупланган. Планга карата, 42,9 процентка тиң бу.
Ә „Востов” җәмгыятендә сусыл азыкларны планга карата 139,5 процент күләмендә үк хәзерләгәннәр. „Правда” яшел уракчылары да темпны югары тота. „Р.Ш. Дильмиев” шәхси предприятиесе фермалары азык ихаталарында да запас артканнан-арта бара.
Шул ук вакытта сенаж салуга тотынмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар әле.
Читайте нас: