Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июль 2017, 19:36

Сусыл азыклар хәзерләүчеләргә яңгыр комачауламый

Тотрыксыз һава шартлары яшел уракчыларны сынаулар алдына куя. Көн саен диярлек яуган яњгыр печән хәзерләү форсаты бирми.

Тотрыксыз һава шартлары яшел уракчыларны сынаулар алдына куя. Көн саен диярлек яуган ягыр печән хәзерләү форсаты бирми.
Мондый шартларда игенче сусыл азыклар хәзерләүгә өстенлек бирә. „Восток” җәмгыятенндә нәкъ шулай. Силос технологиясе буенча сенаж туплыйлар.
Һәрхәлдә „Восток” җәмгыяте Ялангач сөтчелек фермасы малларына азык кытлыгы янамый. Фермада былтырдан калган запас та бар. Район буенча җиткерелгән шартлы һәр баш мал исәбенә, кимендә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы "Восток"та уңышлы рәвештә тормышка ашырыла дип әйтергә нигез бар.
Җәмгыятьтә моннан дүрт көн элек яшел уракка төшкәннәр иде. Яшел масса уңышыннан игенчеләр елына күрә канәгать. Хәер, җәй салкынча килү сәбәпле, быел басуларда кәҗә җләне ул кадәр буй җиткерә алмады. Шулай да яшел массаны басудан фермага ташучы механизатор: Фларит Мусин, Ренат Гасимҗанов, Фәдис Хөснияровлар көненә барлыгы 30-40 рейс ясый. Ферманың азык ихатасындагы базда көн саен, кимендә 150 тонна яшел масса туплана дигән сүз бу.
—Беркадәр мәйданда күпьеллык үләннәрне, печән хәзерләү өчен, тезмәләргә салганнар иде. Һава шартлары ягыннан мөмкинлек булмаса, тезмәләрдәге үләннәрне дә сенажга җыеп алырга туры килер, мөгаен,—дип борчылар урып-ваклагыч агрегатны хезмәтләндерүче механизатор Ильяс Галиуллин.
(“Восток” җәмгыятендә яшел урак барышы турында тулырак мәгълүмат белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныштырырбыз).
Читайте нас: