Балтач таңнары
+18 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июнь 2017, 14:17
Асавкага Тәтешле инвесторы килмәкче
Асавкага Тәтешле районы Яңа Тәтешле авылыннан инвестор килмәкче. Бүген отставкадагы подполковник, полициянең элекке хезмәткәре Әлфис Шәймәрданов, крестьян-фермер хуҗалыгы җәелдереп, биредә зур булмаган ферма ачарга исәпли. 50 баш сыер асрап, биредә сөт җитештерергә исәпли.
Кайчандыр аграр сәнәгать комплексы өлкәсендә шулкадәр җанлылык хөкем сөргән Асавка авылы тирәсендә соңгы елларда бөтенләй башка күренеш.
Бигрәк тә сарыкчылык тармагындагы уңышлары, арытабан юнәлеше үзгәртелгәч, сөтчелектә алдынгылары белән дан тоткан терлекчелек объекты бүген хәрәбә хәлендә.
1990 еллар башында сарыкчылык тармагы бетерелгәч, объектның төп чаралары урынын мөгезле эре терлекләр алган иде. Ул елларда ферманың базасын киңәйтеп, бозаулату абзары да төзеп куйдылар. Ләкин авыр икътисад шартларында ти ешле күләмдә ремонт эшләре алып бару мөмкинлеге булмау сәбәпле , соңгы елларда мал тораклары авария хәленә төште. Асавка сөтчелек фермасыннан малларны күчерергә мәҗбүр булдылар.
Соңгы өч елда ферма бөтенләй файдаланылмый. Ә буш торган объектны ни көткәне билгеле инде. „Хәстәрлекле”рәкләр андагы кирәк-яракларны хәзер „хосусыйлаштыра” башлый. Һава шартлары тәэсире дә үзенекен итә. Мәсәлән, элекке ферманың түбәсенең шиферларын җил очырган, кышларын кар басудан түбәсе ишелеп төшкән урыннары да бар.
Бу ферманы тергезү өчен миллионнарча сум акча кирәк.(
Фотолардан бу ачык күренә)
. Менә шундый хәлгә төшкән объектны да сафка кертергә теләк белдерүчеләр булуы бүген хәйран калдыра. Асавкага Тәтешле районы Яңа Тәтешле авылыннан инвестор килмәкче. Отставкадагы подполковник, полициянең элекке хезмәткәре Әлфис Шәймәрданов, крестьян-фермер хуҗалыгы җәелдереп, биредә зур булмаган ферма ачарга исәпли. 50 баш сыер асрап, биредә сөт җитештерергә планлаштыра.
(Бу хакта тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таншытырырбыз).
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши