Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтү максатында, Башкортстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан күзәтү дәүләт инспекциясе начальнигының 14 июньдәге 173 санлы боерыгына ярашлы, республика юлларында 30 июньгә кадәр „Хәвефсезлек көннәре” үтә. Безнең район җирлегендә профилактик бу чара 19 июнь көнне башланды.