Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июнь 2017, 16:32

Балтач районыннан савучы республика күләмендә иң яхшы һөнәрманнарның берсе

Мәләвез районы "Салават" җәмгыятендә үткән машина белән сыер саву осталарының 42нче республика бәйгесендә катнашкан "Луч" җәмгыяте савучысы Гөлфая Хәсбиева өченче урын яулады.

Нәтиҗәгә омтылу эзсез калмый. Һәрхәлдә „Луч” җәмгыяте Тутагач сөтчелек фермасы савучысы Гөлфая Хәсбиева өчен нәкъ шулай булды.
Сүз республика күләмендә аның иң яхшы һөнәрман буларак танылуы турында бара. Машина белән сыер саву осталарының республика бәйгесендә ул биш ел рәттән катнашып килде.
—2013 елда Гөлфая Хасбиева район күләмендә үткән савучылар бәйгесендә иң яхшы һөнәрман буларак танылган иде. Биш ел рәттән республика бәйгеләрендә катнашып, әлегә кадәр җиңүче исәбенә чыга алмаган Гөлфаябыз кәефен һич тә төшермәде. Киресенчә, электән булган хаталары өстендә эшләп, максатка омтылды,—ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Дамир Закиров, Гөлфая Хәсбиеваның бу көннәрдә ирешкән уңышлары белән таныштырганда.
Машина белән сыер саву осталарының 42нче республика бәйгесе быел Мәләвез районы „Салават” җәмгыятендә үткән. Илле дүрт районнан конкурска килгән һөнәрманнарның осталыгын Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Терлекчелек бүлеге начальнигы Ревнер Байтуллин җитәкчелегендәге җюри төркеме бәһалаган. Конкурсантларның осталыгын билгеләгәндә һәр елдагыча аларның теоретик белемнәрен, саву аппаратын тиз һәм дөрес итеп сүтеп-кору, сыер саву т ехникасын санитария-гигиена таләпләренә ярашлы үтәү кебек критерийларга игътибар иткәннәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 97 балл җыйган Гөлфая Хәсбиева өченче урын яулаган. Бүздәк районы савучысы икенче, Благовар районыннан бәйгедә катнашучы беренче урында.
Бу юлы конкурс җиңүчесе буларак зәңгәр төстәге тасмага лаек булган Гөлфая Хәсбиеваның күкрәген алдагы елларда яшел, кызыл фонда „Конкурс призеры” дип язылган тасма да бизәр әле.
Җиңүченең бүләге, әлбәттә, күкрәккә тагылган тасма белән генә чикләнми. Гөлфая Хәсбиеваны истәлекле бүләккә һәм акчалата премиягә лаек булган.
Районыбызның иң яхшы савучысы унбиш ел савучы булып эшли. Биш ай эчендә 92208 килограмм сөт җитештергән. Моның 21703 килограммы май аенда ирешелгән нәтиҗә. Ел башыннан һәр сыер исәбенә 2144 килограмм сөт алган Гөлфая Хәсбиеваның бу көннәрдә тәүлеклек тулай савымы тоннадан артып китә. Чагыштыру ясаганда, зур булмаган бер хуҗалык кыш көннәрендә җитештергән тәүлеклек продукция күләме кадәр бу.
Читайте нас: