“Сабанчы көне”ндә пар җирләрен эшкәртүгә старт бирелде
Бүген районда үткән „Сабанчы көне”ндә пар җирләрен эшкәртүгә старт бирелде.
—Булган байлык файдаланылырга тиеш. Ә безнең төп байлыгыбыз—җир. 1989-1991 елларда Башкортстанда сөренте җирләр киңлеге 4,5 миллион гектар тәшкил итсә, соңгы елларда сөренте җирләрнең 3,5 миллион гектары гына файдаланыла. Республика киңлекләрендә 200 мең гектар җирләр бөтенләй файдаланылмый. Ә Европада җирнең кадерен беләләр бит. Алар уңдырышлылыгы түбән басуларны да эшкәртеп уңыш алалар. Җир эшкәртү өлкәсендә без эшне алар үрнәгендә оештырырга тиешбез. Әйе, бүген яңгырлар комачаулый. Ә былтыр җәй коры килгән иде. Һава шартларына гына сылтарга ярамый. Шуның өчен технология дигән төшенчә бар,—диде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, бүген районда үткән „Сабанчы көне”ндә бәйгедә катнашкан механизаторларга мөрәҗәгать итеп.
„Сабанчы көне”ндә районда пар җирләрен эшкәртүгә старт бирелде.
—Бүгеннән 2018 ел уңышына нигез салу башлана. 12 мең гектарда уҗым культуралары урнаштырырга планлаштырабыз. Күп еллар файдалынлмый торып, әйләнештән чыккан басуларны кире культуралаштыру максаты да куйдык,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, алда торган бурычларны билгеләп.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, район игенчеләре пар җирләрен эшкәртүгә керешергә күптән әзер иде. Ләкин һава шартлары эшне тоткарлап килде.