Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июнь 2017, 17:46
Кече хуҗалыклар кооперивларга берләшә
Бүген район Хакииятенең утырышлар залында үткән киңәшмәдә авыл җирендә кооперативлар оештыру мәсәләсе каралды.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре тарафыннан авыл җирлекләрендә кооперативлар оешттыру максаты куела.
Бу инде күптән хәл итүне таләп иткән мәсьәлә. Чөнки крестьян-фермер хуҗалыкларын гына мисалга алганда да, продукциясен сату өлкәсендә авырлык кичермәгәннәре сирәк. Бүген район Хакииятенең утырышлар залында үткән киңәшмәдә авыл җирендә нәкъ менә шул кооперативлар оештыру мәсәләсе каралды.
—Бу мәсьәләгә безгә тагын да мәшәкать такмагыз әле, дип карарга ярамый. Авыллар киләчәге булдыклы эшкуарларда һәм аларның бердәмлегендә,—диде мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рифат Хәйруллин, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Кооперативны, ике юридик берәмлек яки кимендә дүрт шәхси хуҗалык берләшеп оештыра ала. Әлбәттә, эш чыгымнарсыз гына булмый. Кооперативка берләшүчеләрнең 30 миллион сум күләмендә грантка да ия булу мөмкинлеге бар. Тик бу сумманың 45 проценты аларның үз исәбендә булырга тиеш.
—Кооператив мәсьәләсен хәл итә алсак, мәсәлән, мин көн саен район үзәгенә килеп сөт сатып йөрмәс идем. Моның өчен күпме вакытым сарыф ителә бит. Бу вакыт эчендә мөһимрәк эш белән шөгыльләнү мөмкинлегем булыр иде бәлки,—дип кооперативлар оештыру кирәклеген хуплады Югары Кансөяр авылыннан фермер Илгиз Саяпов.
Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рифат Хәйруллин билгеләвенчә, районда кооперативларга берләшүнең башлангычы бар. Эшкуар Илшат Мәхмүтов терлек сую кооперативын оештырырга җыена икән. Берләшеп, башка өлкәләрдә дә эшне җанландыру максаты куелды.
Киңәшмәгә район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов йомгак ясады.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде