Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 Май 2017, 13:55

Кукуруз чәчәр чак җитте

«Правда» җәмгыятендә терлек азыгы базасы ныклыгын тәэмин итү юнәлешендә район буенча куелган максатлар уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Игенчеләр иртә культуралар чәчүне төгәлләп, бу көннәрдә кукуруз чәчүгә керештеләр.

„Кырлар патшасы” быел җәмгыять басуларында 160 гектар мәйдан биләячәк. Чәчү эшләрен башкарган Наил Хәмәтнуров, Вил Шамыкаев, Алимьян Гималтдинов, Радис Гатиятовлар Сабан туена кадәр эшне төгәлләргә исәп тота.
Кукуруз җылы яратучан, кыска көн үсемлеге. Быелгы кебек уңайсыз килгән елда кукуруз чәчү, бер караганда, тәвәккәл адымга бару кебек тә тоела. Салкынча һава шартлары озаккарак сузылды. Орлыклар шытып чыга алырмы? Инде, күп дигәндә, егерме биш тәүлектән көннәр кыскара башлаячак.. Ә кукурузга шытып чыгып, үсүгә кузгаласы бар.
Игенчеләр оптимистик рухта. Уңай һава шартлары урнашыр. Тырышлыгыбыз бушка китмәс, дигән фикердә алар.
Читайте нас: