Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 Май 2017, 17:41

ҖӘЙ УҢАЙСЫЗ КИЛМӘКЧЕ, Ә ТЕРЛЕК АЗЫКСЫЗ БУЛМЫЙ!

Яз ахырында терлек азыгы хәзерләү турында сүз алып бару иртәрәк кебек тоелса да, бүген уйланырга урын бар. Күреп торабыз, быел табигать җылы көннәрен ул кадәр юмарт өләшми. Күпьеллык сынауларга караганда, быел чын җәй ким дигәндә, ике атнага соңлап килә. Табигатьнең игенчеләрне янә сынавы турында районда терлек азыгы хәзерләү эшләрен оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча „Луч” җәмгыятендә үткән киңәшмәдә дә әйтелде. Сүз дә юк, агрономиядә актив температуралар суммасы дигән төшенчә дә бар. Җылы булмагач, авыл хуҗалыгы культураларына үсәргә форсат юк.

Яз ахырында терлек азыгы хәзерләү турында сүз алып бару иртәрәк кебек тоелса да, бүген уйланырга урын бар. Күреп торабыз, быел табигать җылы көннәрен ул кадәр юмарт өләшми. Күпьеллык сынауларга караганда, быел чын җәй ким дигәндә, ике атнага соңлап килә. Табигатьнең игенчеләрне янә сынавы турында районда терлек азыгы хәзерләү эшләрен оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча „Луч” җәмгыятендә үткән киңәшмәдә дә әйтелде. Сүз дә юк, агрономиядә актив температуралар суммасы дигән төшенчә дә бар. Җылы булмагач, авыл хуҗалыгы культураларына үсәргә форсат юк.
—Район хуҗалыклары терлекчелек фермаларында кыш көннәрендә продукция җитештерүне өзлексез тәэмин итү максатында, шартлы бер баш мал исәбенә 35 центинер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куйдык. Бу максатка, ничек кенә булмасын, ирешәчәкбез. Хуҗалыкларда терлек азыгының ныклы базасын тәэмин итү бүген шушы киңәшмәдә катнашучыларның ничек тырышуыннан тора,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, киңәшәдә катнашучыларны кереш сүз белән сәламләгәндә.
Районыбыз игенчеләренең игенчеләренең үз эшләренә никадәр җаваплы каравы Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов чыгышында чагылыш тапты. Былтыр яшел уракчыларның җәй-көз айларында „булсын” дип тырышканына күрә терлекчеләр үткән кышта кыенлыклар кичермәде. 35 центнер азык берәмлеге ел ярым вакытка җитәрлек запас ул. Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек азыгы ягыннан авыр хәлдә калган күрше район предприятиеләренә дә ярдәмләште хәтта.
Сыйфатлы терлек азыгы күп факторлардан тора. Хәзерләү технологиясе бер хәл. Югары сыйфатлы печән, сенаж үләннәрнең нинди шартларда үсүеннән үк башлана. Бер очракта туфракның әчелеге кире нәтиҗә бирсә, чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, биш хуҗалык басуларында азот микъдаре түбән булуы күзәтелә. Микроэлементларга ярлы туфраклар да бар.
„Россельхозцентр” ның Башкортстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рөстәм Кирәев билгеләвенчә, үсемлекчелек тармагыннан сыйфатлы продукция алуга йөз тоткан игенче эшен иң беренче чиратта туфракны анализлаудан башларга тиеш. „Россельхозцентр”ның фотокалориметр дип аталган прибор ярдәмендә, хуҗалык басуларында 14 микроэлемент җитү-җитмәвен ачыклау мөмкинлеге бар. Шулай ук предприятие җитештерүчеләргә биопрепаратлар да тәкъдим итә.
Һава шартлары әлеге кебек дәвам итсә, терлек азыгы хәзерләү, яшел конвейер тәэмин итү өлкәсендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитди проблемалар белән очрашуы ихтимал. Башкорт дәүләт аграр университеты преподавателе Игорь Кузнецов билгеләвенчә, басуларда чүп үләннәре өстенлек итә. Культуралы үсемлекләрнең үсүе тоткарлана. Ул гына түгел, туфрак чамадан тыш дымлы. Мондый шартларда кузаклылар семьялыгына кергән күпьеллык үләннәрнең тамырлары черүе күзәтелүе ихтимал. Шуңа чәчүлекләрдә дискалау үткәрү таләп ителә.
—Күп районнарда чиста пар җирләрендә берьеллык үләннәр урнаштырдылар. Шунсыз булмый. Күпьеллык үлән чәчүлекләре сынатса, терлек азыгын кайдан алырсың? Кукурузга исәп тотаргамы? Әле августның ничек киләчәге дә билгесез,—диде чыгыш ясаучы, итхтимал булган проблемаларга басым ясап.
Киңәшмәдә шулай ук Яңавыл төбәк ветеринария лабораториясе директоры Рамил Нуриев, „Экопрод” җәмгыяте белгечләренең чыгышлары тыңланды.
Алда нинди генә проблемалар торса да, кышкы чорда терлекчелек тармагында продукция җитештерүне тәэмин итү өчен ныклы азык базасы тәэмин итү кирәк.
Киңәшмә үткән „Луч” җәмгыятендә, предприятие директоры Марат Габидуллин билгеләвенечә, 1100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалыкның чәчү структурасында терлек азыгы культуралары 1800 гектар мәйдан били. Моның 1000 гектарын күпьеллык үләннәр тәшкил итә. Ә берьеллык культуралар җыелмасысилос өчен көнбагыш, кукуруз, судан үләне кебек культуралардан тора.
Читайте нас: