Алдагы кыш чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекчелек тармагында продукция җитештерүне өзлексез тәэмин итү максатында, шартлы һәр баш мал исәбенә район буенча, кимендә, 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела.
Бүген "Луч" җәгыятендә үтәчәк киңәшмәдә районда терлек азыгы хәзерләү эшләрен оештыру мәсьәләләре каралачак. Киңәшмәдә Башкортстан Республика сы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, гыйльми тикшеренү институтлары белгечләре катнашуы көтелә.