Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 Май 2017, 17:19

Тучыбайда чәчүлекләрне тәрбияләү эшләренә күмелделәр

Чәчүлекләрне тәрбияләү эшен берәүләр җәйге мәшәкать дип исәпли. Ә иртә өлгергәннәр технологик бу операцияне яз көннәрендә үк башкара.

Чәчүлекләрне тәрбияләү эшен берәүләр җәйге мәшәкать дип исәпли. Ә иртә өлгергәннәр технологик бу операцияне яз көннәрендә үк башкара.„Сания Шакирова индивидуаль предприятиесе”ндә химик утау эшләрен Сабан туена кадәр төгәлләү максаты куйганнар. Хуҗалыкта бу көннәрдә төп игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Игенчеләр алдында 800 гектарда химик утау эшләре башкару бурычы тора. Эшне 28 май көнендә, 40 гектарда уҗым бодае чәчүлекләрен тәрбияләүдән башлап җибәргәннәр.
Механизатор Альмир Кәримов һәм аңа ярдәмләшүче Юрий Хаббаров, Разат Хәмидуллиннар бу көннәрдә солы чәчүлекләрен фенизан препараты белән эшкәртә. Эретмәгә үсемлекләрне үсүен тизләтә торган, арахидон кислортасы нигезендәге, биопрепарат та кушалар.
Бу көннәрдә пар җирләрен эшкәртүгә дә тотындылар. Бусы Финат Фәтихҗанов тырышлыгы белән дәвам итә.
—Үткән елды хуҗаылк басуларында мең гектардан артык мәйданда җир сөрү эшләре башкарган идем. Быел да бурычлы калмаска исәбем,—ди язгы басуда йөзләрчә эш башкарырга өлгергән механизатор, максатлары белән уртаклашып.
Соңгы елларда предприятие басуларында кыйммәтле культуралар игүгә игътибар бирелә. Хуҗалык шартларында үрчетелгән орлыклар белән быел 300 гектарга якын мәйданда май җитене урнатштырдылар.
Чәчүлекләрне тәрбияләүнең башкуа төрле алымнарын да кулланалар биредә. Үткән төндә, мәсәлән, кырау төште. Синоптиклар туфрак өстендә, урыны белән, 7 градуска кадәр кырау булачагын фаразлаган иде. Мондый салкын җылы яратучан культуралар өчен хәвефле.
—Карабодай чәчүлекләрен кыраудан саклау максатында, төнозон юеш салам яндырып, басу өстен төтәсләдек,—диләр игенчеләр.



Читайте нас: