Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 Май 2017, 11:48

Эшкә башлап тотынучы Балтач фермерларның дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бар

Башкортсан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшкә башлап тотынучы фермерларны яклау, терлекчелек тармагына махсуслашкан гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы куллану кооперативы материаль-техник базасын үстерүгә грантлар бүлү өчен сайлап алу конкурсы үткәрелүе турында игълан итә.

БР Авыл хуҗалыгы министрылыгының 10 майдагы АЗ-22-33-57 санлы рәсми хатына ярашлы, сайлап алу конкурсында катнашучылардан документлар кабул итү 25 май—9 июнь көннәрендә үтәчәк.
Документлар исемлеге белән Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Мәсәлән, эшкә башлап тотынучы үзенең заявкасына фермерларны яклау програамсында катнашырга теләгән граждан 11 төрле документ теркәргә тиеш.
Балтачлыларның конкурста катнашып, грантларга ия булу мисаллары бар. Мәсәлән, проектлар тормышка ашырыла башлаган көннән 9 райондашыбыз дәүләт ярдәменә ия булды. Моның 8е эшкә башлап тотынучы фермерларны яклау , берсе гаилә фермаларын үстерү программалары буенча грант алучылар.
Читайте нас: