Балтач таңнары
+17 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2017, 14:10
Өлгергән басуларга бөртекле культуралар чәчелә
Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыяте игенчеләрен Нөркә авылына барган юл буендагы басуда солы чәчкән мәлләрендә очраттык. Җәмгыятьнең Сәйтәк звеносы механизаторы Наил Хәмәтнуров хезмәтләндергән агрегат быелгы сезонда сабанашлык культураларын бу төбәктә соңгы дүрт ел дәвамында сыналган, алдатмаган ноу-тилл технологиясе буенча чәчә.
Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыяте игенчеләрен Нөркә авылына барган юл буендагы басуда солы чәчкән мәлләрендә очраттык. Җәмгыятьнең Сәйтәк звеносы механизаторы Наил Хәмәтнуров хезмәтләндергән агрегат быелгы сезонда сабанашлык культураларын бу төбәктә соңгы дүрт ел дәвамында сыналган, алдатмаган ноу-тилл технологиясе буенча чәчә.
—70 гектар мәйданны биләгән басуны көн ярым эчендә төгәлләргә исәп тотабыз. Явым гына эшне бозмасын, — ди җәмгыятьтә өченче сезон басу эшләрендә катнашкан Наил Хәмәтнуров. — Ел елга охшап килми, басулар озак өлгерә. Әлегә кадәр „Замок” кафесына каршы яктагы басуның өлгергән 150 гектар мәйданына бодай чәчтек...
Кояшлы көннең һәр минутын файдаланып калырга омтыла правдалылар. Орлыклык материал чыгаруга билгеләнгән тәҗрибәле водитель Радис Гатиятовның ЗИЛ автомашинасында орлыклык материал да китерелеп җиткерелде. Чәчүчеләр Фәнәви Садртдинов, Илнур Арсланов, Алимьян Гималтдинов чәчү агрегатын заправкалап эшкә башладылар.
—Орлыклык материалны туфракка агулап, ашлама кертеп чәчәбез. Чәчү агрегатларын хезмәтләндерүчеләр респираторлар, саклану күзлекләре, махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Басу эшләрендә катнашкан һәр эшчән медицина тикшерүе үткән, — дип җаваплы кампаниянең оештырылуы белән таныштырды безне җәмгыять директоры Фидат Фәритов.
Эш фронты зур әле „Правда” да. Алда — бодай, арпа, солы, тары, кукуруз культураларын урнаштыру. Язгы чәү барышында 2000 гектарга якын мәйданда биредә чәчү эшләре башкарылачак.
Көннәре генә тотрыклы торсын, игенчедән эш калмас.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши