Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 декабрь 2016, 14:24

Эшнең башы тимерлектә, дәвамы язгы басуда...

“Россия” җәмгыятенең бүгенге көндәге энергетик коралланышын 2500дән артык ат көче тәшкил итә. Моның 1500дән артыгы тракторлар өлешенә туры килә. Димәк, ат көненә калганда, җәмгыяттә әлеге күләмдә җир эшкәртү, чәчү эшләрен башкару өчен бихисап елкы малы асрарга туры килер иде.

Шуларны уйлаганда, бүген ат һәм суканы мактап, трактор паркын тоту җиңел түгел, дип һич тә зарланырлык түгел. Ә „Россия” җәмгыятендә техниканың кадерен белә торган механизаторлар эшли. Монда да трактор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының барысы да бүген конвейердан чыккан түгел. Аңа калса, яңа техниканы да карап йөртү кирәк.

Слесарь Радим Солтангалиев, тимерче Рәшит Каюмовка бу көннәрдә эш фронты җитәрлек. Тырмалар ремонтында аларга механизатор Азат Кашапов һәм Иляз Гыйләҗев ярдәмләшә. Янә бер звено культиваторларны сафка бастыру белән мәшгуль. Бусы механизатор Айбулат Хәмәтханов, Фирзан Әюпов, Гадынан Мөхәмәдуллиннарга йөкләтелгән.

Җәмгыять игенчеләренең авыл хуҗалыгы тезхникасы ремонты фронтында регламентка сыячагына шик юк. Республика һәм район буенча тырма һәм культиваторларны алдагы елның 1 февраль көненә, ә 1 март көненә чәчкечләрне әзерлек сызыгына кую бурычы куела. Ә биредә бу корылмалар ремонтын яңа елга кадәр төгәлләргә исәп тоталар.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

„Россия” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасы ремонты барышы турында тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарының берсендә таныштырырбыз

Читайте нас: