Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы ремонтын оештыру мәсьәләләре каралган киңәшмәдә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Роберт Әимрҗанов билгеләвенчә, 2017 елның 5 апрель көненә аграр сәнәгать комплексы карамагындагы тракторларга техник карау үткәрүне төгәлләү бурычы куела. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге тракторларга техник карау үткәрү 6 март көнендә башланачак.
— Ремонт эшләренә октябрь башында ук тотынырга тиеш идек. Эшкә соңлап тотынабыз, нәтиҗәдә, тиешле вакытка әзерлек тәэмин ителми. Быел, мәсәлән, 14 апрель көненә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге барлык тракторларның төзеклеген булдыруга ирешергә тиеш идек. Ә бу көнгә аларның илле проценты гына техник карау үткән иде әле,—диде Роберт Әмирҗанов, урыннарда авыл хуҗалыгы техникасы ремонт мәсьәләсендә сүлпәнлек күрсәтелүенә борчылу белдереп.
Шул ук вакытта машина-трактор паркларында ремонт белән шөгыльләнүчеләргә хезмәт шартлары булдыру турында ла онытырга ярамый. Башкортстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның техник торышына күзәтчелек итү идарәлеге начальнигы урынбасары Илһам Шакиров билгеләвенчә, егерме градус салкында җиңел автомашинаның алмаш көпчәген алыштыру да уңайсыз. Хезмәт шартлары булдырмый торып, механизаторлардан ремонт фронтында эш таләп итү урынсыз. Ремонт сыйфаты турында сүз дә юк.
—Балтачлылар эштә булдыра торганнардан. Былтыр тракторларга техник карауны оештыру мәсьәләләре каралган үрнәкле киңәшмәгә ныклы әзерлек тәзмин иткәннәр иде. Эшне менә шул үрнәктә дәвам итәргә кирәк. Ә ремонт сыйфаты беренче чиратта торырга тиеш. Тракторга төзек булмаган тырма, культиватор тагып басудан йөрүдән генә уңыш алып булмый,— диде Илһам Шакиров, киңәшшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәнең практик өлешендә хуҗалыклар җитәкчеләре “Луч” җәмгыятенең Түбән Сикияз машина-трактор паркында ремонт эшләре барышы белән таныштылар.
Җәмгыять игенчеләре көзге басуда 1300 гектарда туңга сөрү эшләре башкарган. Яз көннәрендә басуларында алты агрегат дым каплату, чәчүлекләрне тырмату, ике агрегат чәчү алды культивациясе үткәрү, дүрт агрегат чәчү эшләренә күмеләчәк. „Луч”та ремонт эшләре тулы куәтенә бара.
Киңәшмә эшендә район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов катнаштылар.