

Чара террорчылыкка каршы милли комитет оешуга 20 ел тулуга багышланган иде. Бу турнир укучыларның спорт казанышларын күрсәтү мәйданчыгына гына түгел, илебездә тынычлыкны һәм иминлекне саклап калу кирәклеген искә төшерүг мәйданчыгына да әйләнде. Без мондый инициативалар яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм формалаштыруга ярдәм итә дип ышанабыз. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны җиңүгә омтылу рухы, үҗәтлекләре һәм матур уеннары өчен соклануга лаек. Мондый турнирлар күркәм традициягә керер.