Әлеге очрашу буллингны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, террорчылыкны профилактикалауга багышланган. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Алсу Хөсәенова балигъ булмаган машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәртте. Телефон аша мошенниклык, социаль челтәрләрдә яшүсмерләр арасындагы агымнар турында сөйләде. Деструктив бергәлеккә эләкмәскә, үзеңне, үз яхшы сыйфатларыңны бәяләргә, үз шәхесеңнең кыйммәтен киметмәскә киңәшләр бирелде. Психолог А.Ф. Саяпова "Балалар ышаныч телефоны" хезмәте, эш принциплары һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр, ахырда ышаныч телефоны турындагы мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Мәгариф бүлеге методисты Чулпан Маратовна яшүсмерләр арасындагы эзәрлекләүләр турында сөйләде, буллингны булдырмау юлларын атады. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.