Илья Ковылков һәм Михаил Дарийны Шереметьево аэропортында теракт әзерләү эше буенча 15 һәм 22 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд Михаил Дарийны 22 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте,шул исәптән 3 ел төрмәдә һәм 19 ел катгый режимлы колониядә.Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр илдә вәзгыятьне тотрыксызландыру максатыннан "Шереметьево" аэропортында үзәк ягулык салу станциясендә ягулык резервуарларын шартлатырга планлаштырганнар һәм терроризмны пропагандалау белән шөгыльләнгәннәр.
Чыганак-РБК