Барлык яңалыклар
Антитеррор
11 март , 14:15

«Сак булыгыз, терроризм» акциясе

Дөньяда һәрбер кешене күп кенә куркынычлар көтә, һәм аларның берсе – терроризм. Бу тема чара үзәгендә булды.

«Сак булыгыз, терроризм» акциясе
«Сак булыгыз, терроризм» акциясе

Терроризм-кеше тормышына иң куркыныч һәм масштаблы куркынычларның берсе. Шуңа күрә бәла-каза нәтиҗәләрен мөмкин кадәр кисәтә яки җиңеләйтә алырлык кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Кеше бар нәрсәгә дә әзер булырга тиеш. Әгәр дә бәла булганда алдан әзерләнмәсәгез, дөрес эш итү авыр булачак. Мәдәният хезмәткәрләре «Уярня» бәйрәме вакытында авыл халкына һәм бәйрәм кунакларына терроризмга каршы эш итү турында мәгълүмати листовкалар тараттылар, шулай ук теге яки бу куркыныч ситуациядә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Акция уяулыкның даими һәм актив булуына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

«Сак булыгыз, терроризм» акциясе
«Сак булыгыз, терроризм» акциясе
«Сак булыгыз, терроризм» акциясе
Автор:
Читайте нас: