Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 февраль , 11:40

Шәһәр уку йортларында терактларга әзерлек турында провокацион хәбәр

"Соңгы көннәрдә мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә куелган шартлаткычлар яки  Стәрлетамак шәһәренең уку йортларында терактларга әзерлек турында провокацион эчтәлектәге аноним хәбәрләр таратыла"...

Шәһәр уку йортларында терактларга әзерлек турында провокацион хәбәр
Шәһәр уку йортларында терактларга әзерлек турында провокацион хәбәр

 

Стәрлетамак администрациясе башлыгы Рөстәм Газизов 26 февральдә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә интернетта таратылган борчулы мәгълүматны шул сүзләр белән кире какты.

- Бу хәл хокук саклау органнары контролендә дип хәбәр итәм. Һәр очракта тикшерү үткәрелә. Аноним чыганаклардан алынган мәгълүмат ялган. Ул халык арасында паника тудыру һәм җәмгыятьне тотрыксызландыру өчен таратыла. Шәһәр мэры гражданнарны имеш-мимешләргә ышанмаска һәм аларны таратмаска, ә тикшерелгән мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга һәм паникага бирелмәскә чакырды.

"Башинформ"

Автор:
Читайте нас: