Барлык яңалыклар
Антитеррор
17 июль 2023, 13:24

Маргарита Симоньян һәм Ксения Собчакны үтермәкче булганнар

 Маргарита Симоньян һәм Ксения Собчакның эш һәм яшәү адреслары буенча разведка үткәргән Параграф-88 неонацист төркеме әгъзалары тоткарланган. 

Неонацист төркеме әгъзалары 14нче июльдә  кулга алына.  Алар Мәскәүдә һәм Рязань өлкәсендә эшләрен җәелдергәннәр."Российская газета" сайты бу турыда тәфсилләп яза.

Кулга алынганнардан 90 патроны белән Калашников автоматы, аңа  пычаклар, кастетлар,нацист символикасы белән флаглар, нацист әдәбияты һәм башкасы   алынган. Неонацист төркеме әгъзаларының җинаятьче максатларын дәлилләгән мәгълүмат белән элемтә чаралары һәм компьютерлар игътибарга лаек. Шуның нигезендә СК  «экстремистик һәм террорчылык төсмерләре белән» эш кузгату күзаллануы турында белдергән.

Бу билгеле ике шәхеснең һәркайсын юк итү өчен 1,5 миллион сумны алырга ниятләп,  СБУ  кушканны чынбарлыкка ашырырга тотыналар. Тик планнары тормышка ашмый.

Автор:
Читайте нас: