Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 октябрь 2022, 17:04

Нигездә—xәвефсезлек темасы

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә тематик шимбә "Xәвефсезлек" девизы белән үтте. "Гадәттән тыш хәлләр булган очракта эшләр  ни эшләргә кирәк" дигән тема буенча сыйныф сәгатьләре үтте.

Нигездә—xәвефсезлек темасы
Нигездә—xәвефсезлек темасы

Теге яки бу хәлдә ни эшләргә кирәклеге турында и әйтелде. Бу девиз белән эшкә мәктәптәге һәр сыйныф укучылары актив кушылды.

Башлангыч сыйныфларда, ягъни 2нче һәм 3нче сыйныфларда укытучылары тарафыннан "Мин һәм минем хәвефсезлек" дигән темага викторина үткәрелде. Юл йөрә кагыйдәләре һәм янгын хәвефсезлеге темасына рәсемнәр конкурсында осталар барланды. Ә  4нче сыйныф укучыларына Юл йөрү хәвефсезлеге дәүләт инспекторлары белән очрашырга форсат тиде.Алмаз Шәймиев, Динар Xиҗәповлар укучыларныњ игътибарын юл йөрү иминлегенә юнәлтте.

5 "а" һәм 5"б" сыйныфларда  белем алучылар укытучылары белән янгын сүндерү частендә  булдылар, әњгәмәләштеләр. 5"в" һәм 5"г" сыйныфлары укучылары "Теракт вакытында үзењне ничек тотарга?" фильмын сыйныф җитәкчеләре белән карап тикшерделәр. Физик культура дәресләре укытучылары Эрик Исиметов һәм Фидан Әхмәтовлар җитәкчелегендә "Күњелле старт"ларда актив катнаштылар. 7нче сыйныфлар "Xәвефсезлек" баш астында иҗади эштә катнаштылар. Мөгаллимнәр А. Фәизова, З.Әхмәдуллина,Эльмира Вәлиевалар  укучыларны иҗади үсешенә юнәлгән конкурслар оештырды. Фельдшер Миләүшә Сәргалиева беренче ярдәм күрсәтү тәртибе белән таныштырды, тормышта бик кирәк булырлык сорауларга җавап бирде.

Балиг булмаганнар эше буенча инспектор, полиция хезмәткәре Алсу Xөсәенова 8нче-9нчы сыйныф укучылары белән очрашты, сорауларга ачыклык кертте. Югары сыйныф укучылары(10 һәм 11нче сыйныфлар) "Янгын хәвефсезлеге" буенча эстафетада катнашты. Аны тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илназ Әхмәтов оештырды. Һәр юнәлештә сак һәм уяу булу мөһим. Укучылар өчен бу тематик шимбә фәһемле булды.

Эльза ВӘЛИНУРОВА,

инглиз теле укытучысы.

Нигездә—xәвефсезлек темасы
Нигездә—xәвефсезлек темасы
Нигездә—xәвефсезлек темасы
Нигездә—xәвефсезлек темасы
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: