Барлык яңалыклар
Антитеррор
19 гыйнвар 2022, 09:53

Миналау турындагы хәбәрләр аркасында балалар бакчаларын эвакуациялиләр

Шартлау куркынычы турындагы хәбәрләр, ягъни салынган бомбалар турындагы мәгълүмат чит илдән килгән.

Красноярскида шартлау куркынычы турындагы хәбәрләр аркасында барлык балалар бакчаларын эвакуацияләү үткәрәләр, дип белдерәләр шәһәрнең төп мәгариф идарәсендә. Хокук саклау органнарындагы агентлык чыганагы раславынча, янәсе салынган бомбалар турындагы мәгълүмат чит илдән килгән. Күпме балалар бакчасы эвакуацияләнгән, аныкланмый. Шулай ук "Злобино" Красноярски вокзалы да эвакуацияләнгән. Пассажирлар эвакуация вакытында анда булмаган, дип хәбәр итәләр "РИА Новости"га Красноярск тимер юлы матбугат хезмәтендә. Моңа кадәр Красноярскида миналау турындагы хәбәрләр аркасында дүрт көн дәвамында мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр. Узган атнада шулай ук берничә сәүдә үзәгендә һәм эре кибетләрдә эвакуация уздырдылар. Террорчылык акты турында ялган хәбәр җибәрү турында җинаять эшләре кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 207 нче маддәсе). Гыйнварда ялган мина кую турындагы хәбәрләр дулкыны шулай ук Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Саратовта, Самара һәм Төмәндә булды.

 

 

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: