Барлык яңалыклар
Антитеррор
20 февраль 2018, 17:30

Дүртөйле гражданын, ялгыш юлны сайлаганы өчен, хөкем иткәннәр

Дүртөйле шәһәре гражданының Сүрия җирендә тыелган формированиедә хезмәт иткәнлеге ачыкланган.

Дүртөйле шәһәре гражданының Сүрия җирендә тыелган формированиедә хезмәт иткәнлеге ачыкланган.
2007 елдан башлап ул Ислам диненә бирелгән һәм аның кануннарын тотып килгән. Ә 2014 алда Интернеттан Сүрия Республикасындагы сәяси хәл торышын күзәткән, андагы законсыз кораллы формированиеләрнең эшчәнлек спецификасын өйрәнгән.
2014 елның декабрь аенда Сүриядә «Джейш Аль-Мухаджирин валь-Ансар». террористик формирование составына керә. Анда аны торак һщм сугыш өчен кирә-яраклар белән тәэмин итәләр. Шушы төркем составында дүртөйлелеле Сүрия Хөкүмәте гаскәрләренә каршы сугыша.
Хөкүмәткә каршы юнәлеш алган «Джейш Аль-Мухаджирин валь-Ансар» террористик формированиесе Русия Федерациясе террорчылыкка каршы алып алып барган сәясәткә дә каршы килә.
Башкаланың Октябрь районы суды, ялгыш юлны сайлаганы өчен, Дүртөйле шәһәреннән 30 яшьлек ирне тугыз ел һәм өч айга иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган, дип хәбәр итә „Башинформ”.
Читайте нас: