Барлык яңалыклар
Анонс
9 апрель 2021, 16:00

Бүген лимон ләвәше пешерик, Балтач хуҗабикәләре

Табигатьтә яз. Ниндидер тәмле әйбер ашыйсы килә. Шундый очракта лимон ләвәше бик килешә, ди Балтач хуҗабикәләре.

Табигатьтә яз. Ниндидер тәмле әйбер ашыйсы килә. Шундый очракта лимон ләвәше бик килешә, ди Балтач хуҗабикәләре.
Үзе тәмле, әчкелтем генә исле ләвәшне сез дә пешереп карагыз, дуслар!
Моның өчен безгә кирәк:
Он - 2,5 стакан
Атланмай – 180 г.
Шикәр-камыр өчен бер стаканны тутырмый салабыз.
Йомырка - 3 данә.
Тоз-ярты балкашык
Лимон – 1 данә.
Шикәр – 1 стакан эчлек өчен.
Кабарткыч -1 кап.
Әзерләү:
Йомырканы шикәр белән тыгыз итеп туглыйбыз да өстенә йомшарган ак майны турап салабыз.
Икенче савытта он, тоз һәм кабарткычны кушып бутыйбыз. Он өстенә туглаган йомырканы салып камыр басабыз. Бераз өлешен суыткычка салып торып, эчлек әзерләүгә күчик.
Эчлек өчен лимонның тышын әрчеп, әгәр әрчемәгез 4-5 минут кайнар суда тотып алырга да мөмкин, ит үткәргечтән үткәреп бер стакан шәкәрне кушып бутыйбыз.
Камырны формага җәеп, эчлекне коябыз да, янына суыткычтагы камырны кыргычтан үткәреп ябабыз
170-180 градуста 30-минуттан өегездә тәмле исләр таратып пешеп тә чыгар. Өстен шикәр пудрасы белән бизәп бирсәгез,тагын да матуррак була.
Читайте нас: