Иске Балтачта Зәбирә Фахразиева киемне үзенчәлекле ясый, махсус чималны киезгә әвәләп сыра. Табигый нигез булгач кеше мондый киемдә эсселәми, ул җылыны яхшы саклый. Бу ысулны күпләр куллана дип әйтеп булмый. Гомумән кием, баш киеме тегү белән озак еллар шөгыльләнгән белгеч зәвыклы. Төсләрне туры килгән палитрада сайлый белә. Матур һәм гамәлдә кулланганда файдалы. Кемдер синтетик тукымалардан тегелгән киемнәрне үз итми. Шуңа салкыннарда өшемәс өчен Зәбирә Фахразиевага мөрәтәгать итәләр. Кулланганда отышлы товарны кешеләр якыннарына да тәкъдим итә. Уңышлар юлдаш булсын.